Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Тавык тиресе - зыянлымы?

Тавык тиресе турында фикерләр күп төрле. Күпләр, ул зарарлы, диләр. Ачыклап карыйк.

  1. Тавык тиресе йөрәк һәм кан тамырларына зыян китерәме?

Тавык тиресе турында тавыкның әлеге өлеше йөрәккә начар тәэсир итә, дигән фикер яши. Әмма бу хакта сөйләүчеләрнең бай булмаган майлар барлыгын исәпкә алмавы аңлашылмый. Ә алар бит йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы. Өстәвенә, омега-3 артериаль кан басымын киметергә булыша һәм "начар" холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Шулай ук алар гормоннарга йогынты ясыйлар. Бу очракта тавык тиресенең кан тамырлары һәм йөрәк өчен зыянлы булуы турындагы миф җимерелә дип санагыз.

  1. Авырлыкка йогынтысы

Шулай ук тавык тиресе гәүдә авырлыгын арттыра дигән фикер дә яши. Әгәр тирене салдырсаң, калориялелек 45-50 берәмлеккә генә кимик. Ышаныгыз, бу диңгездәге тамчы кадәр генә.

  1. Тоз азрак – яхшыракмы?

"Чистартылмаган" кисәкләрне тозларга кушучылар бар, шул вакытта ит тәмлерәк була. Юк, моны эшләргә кирәк түгел. Ул бит, итне тоз үтмәслек дәрәҗәдә сакларлык калын түгел. Тавык тиресе махсус манипуляцияләрсез дә тәмле, бары тик аны яхшы итеп пешерергә генә кирәк. Тире астындагы ит барыбер тәмле булачак.

 

Тавык тиресе һәм температура турында

Кагыйдә буларак, әзерләнгәндә тавыкка югары температура тәэсир итә. Һәм, әгәр тавыкның тиресен салдырсагыз, ул май белән элемтәгә кереп, аны шактый тиз үзенә сеңдерәчәк. Ә менә тире шуннан саклый. Бу очракта ул ниндидер киртә булып хезмәт итә.

Әмма тавык тиресе белән дә пөхтә булырга кирәк. Тавык тиресен артык куллану зыян салачак. Аны артык куллану организмның гармониясен боза. Әйтик, анда омега-3кә караганда омега-6 күбрәк. Ә бу ялкынсыну процессларын китереп чыгарырга мөмкин.

Чыганак: https://wg-up.ru/o-preslovutoj-kurinoj-kozhicze-tak-mozhn.html?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/питание-таиланд-жареная-курица-еда-3381054/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев