Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәләр, иртәгә Михаил Черепанов килә

Исегездә булса, 5 февральдә "Арчага бармыйбыз, М. В. ЧЕРЕПАНОВ Әтнәгә үзе кайта", дип язган идек.

http://atnya-rt.ru/news/belmi-kalmagyz/archaga-barmyybyz-m-v-cherepanov-tng-ze-kayta

   Иртәгә, 14 февральдә,  сәгать 10.00 дә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының Актлар залында "Хәтер маршы" ("Марш памяти") дип исемләнгән чара узачак. Әлеге чараны ХӘРБИ ДАН КЛУБЫ"  җитәкчесе  М. В. ЧЕРЕПАНОВ үзе алып барыр дип көтелә.  Үзе белән Технология һәм дизайн көллиятеннән укучылар да алып кайта, дигән хәбәр бар.

Бу чарада  Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов та катнашачак. 

-  Мондый чара 7 февраль көнне Арча педагогия көллиятендә Михаил Черепанов катнашында узды.  Ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган  дип исәпләнгән  сугышчылар арасыннан  шушы арада табылган арчалыларның туганнарына белешмәләр тапшырды.  Алар арасында  Түбән Бәрәскә авылыннан сугышка алынган Садыков Рәиснең туганы Шәрипов Хәниф тә бар иде, - ди хәбәрчебез, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары Фәридә Хәсәнова.

Бездә дә шулайрак узар, дип фаразлыйбыз. "Авыл җирлекләренә хәбәр иттек Михаил Черепановның киләсен",   - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Арчада узган әлеге чара  1,5 сәгать барган. 

Ф.Хәсәнова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев