Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Арчага бармыйбыз, М. В. ЧЕРЕПАНОВ Әтнәгә үзе кайта

Сайтыбызда фронтта һәлак булучылар исемлеге урнаштырган идек. Сораулар күп булды. Күрсәтелгән телефонны ала алмадык, дип байтак кеше хат язды.

«ХӘРБИ ДАН КЛУБЫ" әзерләгән исемлек - Арча һәм Әтнә районнары буенча фронтта һәлак булучылар http://atnya-rt.ru/news/bek-ine-75-ellygy/khbrsez-yugalgannar-isemlege-archa-m-tn-rayonnary-buencha-frontta-lak-buluchylar-isemlege  -  әлеге исемлек буенча Арча көллиятендә 7 февраль көнне  сәгать 10 да җыелыш була дип язган идек. 

Арчага бармыйбыз,   «ХӘРБИ ДАН КЛУБЫ"  җитәкчесе  М. В. ЧЕРЕПАНОВ  Олы Әтнәгә үзе кайта. Әлеге очрашуны хәрби комиссариат белән берлектә район хакимияте оештыра.

- Михаил Черепанов  белән дә, Арча -Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән дә  сөйләштек. Ул Әтнәгә кайтырга риза булды. Февраль урталарында төгәл көнен билгеләрбез, дип сөйләштек, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов.  

Өлкәннәрне, әбиләрне азаплап юлда йөртмәс өчен, район хакимиятенең кайгыртуы бу. 

Төрле сораулар сездә дә бардыр, "Исемлектә бик үк дөрес түгел, "Әтнә  таңы"нда укып белдек, малай кайткан иде, шул табып укытты, Черепанов язганнардан, безнен дә  бабай исемлектә бар икән,  ул  анда 41елны Суслонгерь да авырып улеп калган дип язылган.  Сабиржанов Бари, әтинеке, ә бабайдан 1942елда килгән хат бар, - дип яза Шәкәнәч авылыннан Зәкия Сабирҗанова. Менә хатлар берничә. 

Борчылмагыз, менә шулар турында Михаил Черепанов үзе килгәч, сөйләшербез. Сорауларыгызны, үзегездә булган материалларыгызны, хатларны  барлагыз, үзегез белән алып килерсез.

 Хәбәр итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев