Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Вильфанд Татарстанда көчле кыраулар турында кисәтте

Татарстанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә сишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 июньдә, шактый көчле кырау көтелә.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Татарстанда, Башкортстанда, Пермь краенда <…> -3 градуска кадәр кырау була», - диде белгеч.

 

Моннан тыш, Көньяк Себердә (Томск, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә) якындагы ике төндә - 2 градуска кадәр кырау фаразлана, анда 15 көн диярлек +35..+40 градуска кадәр эсселек булган. Шулай ук Уралда (Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәләрендә), Иркутск өлкәсендә дә кырау фаразлана.

«<…> ә Төмән өлкәсенең көньягында - 5 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин», - дип ачыклык кертте Вильфанд.

Корау төшкән

«Татар-информ» Татарстанда кабат кырау көтелүе турында хәбәр иткән иде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белдерүенчә, ул көчле булмаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев