Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Мөхтәрәм Габделәхәт Гыйлемханович!

Биектау районының күп­милләтле хезмәт сөючән халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Бу дөньяда кем бәхетле? – дип сорасалар, минем җавабым бер булыр иде. Кем үз туган телендә туганнары, якташлары, дуслары белән аралашып, газиз ата-бабасы җирен сөреп, туган ягының киләчәге белән яши – иң бәхетле кеше – шул.
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың...  
Халыкта «көзләрнең җи­меше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер Олы  кешегә әверелә.
Габделәхәт Гыйлемханович, Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз туган җиребез, туган республикабызда  күпләргә үрнәк булып тора. Тормыш университетларын Сез ул вакыттагы Арча районында башладыгыз. Баш зоотехниктан алып, Әтнә райо­ны башлыгына кадәр һәр күтәрелгән баскыч киртләре – ул Сезнең тәҗрибәгез, Сезнең уңышларыгыз, Сезнең язмышыгыз.
Һәр җитәкченең газиз туган ягының матурлыгын, көчлелеген күрсәтәсе, аның хезмәт сөючән халкын зурлап, бөтен татар иленә танытасы, данга күмәсе килә бит.
Хыялланулар чынга ашты, теләкләрегез кабул булды. Авырлыклар белән булса да туган Әтнә районыгызны яңадан тудырдыгыз, аякка бастырдыгыз, республикабыздагы иң алдынгы районнар дәрәҗәсенә күтәрдегез.
Башлык булып эшләүнең нинди җаваплы, авыр икә­нен беләм мин. Һәрвакыт Сездән үрнәк алып, Сезнең киңәшләрне тотып эш итәм. Теләче районын җитәкли башлаган мәлдә, Мамадыш районында эшләгәндә дә, ә инде бүген Биектау районын җитәкләгәндә дә ярдәмегездән ташламадыгыз. Аталарча эшкә өйрәттегез, безнең өчен кайгырттыгыз, уңышларыбызга сөендегез. Сез алыштыргысыз киңәшче, зирәк җитәкче – чын мәгънәсендә ил Агасы.
Сезнең белән бергә байтак гомер юлын үттек, күп эшләр башкардык. Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә, Сезгә олы рәхмәтләребезне  җиткерәсем килә.
Хөрмәтле Габделәхәт Гыйлемханович! 70 яшьлек юбилеегызны егетләрчә күтәренке рух белән каршы алуыгызга аеруча шатбыз. Һәрчак шулай тормыш сөючән булып калыгыз, яшәү һәм эш дәрте сүрелмәсен, максатка омтылышыгыз бервакытта да кимемәсен. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, йортыгызга иминлек телибез.

Эчкерсез хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев