Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Өлге итеп алыр гомер юлы

26 сентябрь шимбә көнне, 15 сәгать 30 минутта ТНВ каналында Габделәхәт Хәкимовка багышланган «Ватандашлар» тапшыруын карарга онытмагыз.

“…Тормыш юлы гаять катлаулы – тик адәм баласы тигез юлда җилдереп, сикәлтәсендә сикереп, каршылыкларны әйләнеп узып, гел алга бара. Куйган максатына омтыла, шөкер, тирә-ягындагыларны хәерхактан, ярдәменнән ташламый”.
Бу сүзләрнең авторы кемдер, билгесез. Тик борынгы, бөек шәхес сүзләре икәнлеге хак. Хәер, монысы да ул дәрәҗәдә мөһим түгел. Хикмәте башкада – бу сүзләр, әйтерсең, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович турында әйтелгән. Моны ниндидер дәлилләр белән раслап азапланасы да юк, яшәешебезгә күз салу да җитә. Бүгенге Әтнә халкы шәһәрдәге кебек уңай шартларда, әмма авыллыгын югалтмыйча, саф татар районы буларак яши икән – бу Сезнең хезмәт нәтиҗәсе.
Район буларак оешкан еллар хәтердә яңара. Халыкны гомер буе азаплаган проблемалар шул елларда ук хәл ителә башлады. Бүгенге көндә көзгедәй асфальт юлдан җилдереп, утын юнәтеп азапланасы урынга өйләребезне, мунчаларны газ ягып кына җылытабыз икән, бу бит Сезнең хезмәт җимеше.
Башка районнарда мал бүлешеп, әле бер, әле икенче инвестор килеп үз таләпләрен куеп җирле халык азап чиккән бер мәлдә, районыбызда авыл хуҗалыгы җимерелмичә сак­ланып калуга шөкер укыйбыз, ихлас куанабыз – монысы да Сезнең тырышлык, ихтыяр көчегез аша ирешелгән уңыш. Булсын сөт җитештерү, ит җитештерү, терлек сату, игенчелек, техника белән тәэмин ителеш – болар барысы да рес­публикада гына түгел, Россия күләмендә иң зур уңышлар! Шулар аркылы килеп туган икътисади күрсәткечләрне сирәк янган якты йолдызлар балкышы белән чагыштырырлык. Боларның башлангычы да, яшәеше дә Сез бит, Габделәхәт Гыйлемханович!
Ә шушы уңышларны тудыруга Сезнең җи­тәк­челектә зур көч-куәт керткән Әтнә халкы бүген үзегезне ихлас котлый!
Хөрмәтле Габделәхәт Гыйлемханович! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык шәхес Сез! Сүз дә юк, яңа оешкан районны аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгарганчы Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Тик кыйблагыздан чигенмәдегез һәм бүгенге Әтнә ныклы авыл хуҗалыгы гына түгел, дәүләт күләмендәге театры, берсеннән-берсе мөһимрәк социаль-мәдәни төзелеш объектлары балкыган татар районы. Кирәк чакта шәхси булышуыгыз, ярдәмгә мохтаҗларны аталарча кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Ә барыннан да бигрәк болгавыр заманнарда да туры юлдан тайпылмыйча, халыкны гадел яшәргә, батырып эшләргә өйрәттегез. Әле дә тормыш авырлыкларын җиңә килеп, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисез.

Киләчәктә дә саулык-сәламәтлеккә төренеп, ты­нычлыкта, элеккечә үк гаделлек, шул ук вакытта таләпчән кырыслык белән җитәкчелек итегез! Бәхетле булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев