Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әлеге язманы язу җиңел булмады...

Әниләрнең хакын хаклар өчен җитәрме соң безнең гомерләр?!

Бу сорауга җавапны әлегәчә таба алганым юк! Әниләребезнең кадерен, аларның наз тулы йөрәкләренә җитәрдәй кайнарлыкны без, җаннан җан яралган газизләре биреп бетерә аламы икән? Сөекле дә булган, мәрхәмәт иясе әнкәйләребезнең күңел пәрдәләрен кояш нурлары белән бизәп, бер җылы сүз көткән җаннарына тынычлык белән беррәттән шатлык чаткылары сирписе килә!

Тиздән календарь битләрендә кызыл дата. Әлбәттә, бу гади генә көн түгел: газизләрдән газиз, кадерлеләрдән кадерле кешеләребез — Әниләр көне! Әни кеше үз баласы өчен үтә дә кирәкле, бүтән беркем дә алыштыра алмый торган зат.

Дөньяда барган вәзгыятьләрдән чыгып, үзебезнең Күәм мәдәният йортында зур кичә уздырырга тәкъдим ясалды. Күәм авыл җирлегеннән СВО да катнашкан батыр ир-егетләребезне әлеге дөньяга тудырган, аларга чын тәрбия биреп, дөрес юлга бастырган газиз әниләрен чәй өстәле артына чакырып, «Әниемә кайнар сәламем!» исеме астында матур кичә оештырдык. Оештырдык диеп әйтү ул, һәр тармакка да кагылып үткән күмәк хезмәт.

 Әлеге матур бәйрәмгә көче кермәгән кеше калмагандырда. Үзебезнең кызларыбыз чәй өстәлен әзерләп, шул арада үзләренең матур чыгышлары белән әниләрнең күңеленә шатлык чаткылары өстәделәр. Бәйрәмебез кунаклары арасында Күәм мәдәният йортында һәрдаим катнашып килгән моңлы сандугачларыбыз Исмагилова Тәслимә апай белән Хакимзянова Надия апай да музыкаль чыгышларын әниләргә бүләк итте, әйтер сүзләре белән бүлештеләр. Ахырдан әниләр исеменнән рәхмәт сүзен Надия апай җиткерде. Аның сүзләре үтә дә мәгънәле, урынлы иде. «Безне хөрмәт итеп, безне онытмыйча шушындый очрашу оештырганыгыз өчен рәхмәт! Безгә рухи азык кадерле! » - диде ул. Бер җылы сүз. Тәслимә апайның җырындагыча: «Бер җылы сүз җитәр иде, сагынган чакларымда»!

Кичәдән соң да фикерләремне туплап, бер элмәгә элә алмый интектем. Тормышның никадәр авыр сынаулары аша үтеп тә, әлеге әниләребезнең йөзләрендә яктылык җуелмаган! Алар әле тоташ күз яше аркылы нур чәчә алалар. Алар әле газизләре өчен көчле рухлы булып кала бирәләр. Минем әле әйтәсе сүзләрем күп, әмма шушы урында мин бары бер теләк телим! Җир йөзендәге әниләрнең үтенеп кылган догалары кабул булсын иде! Тиз көннәрдән дөньялар тынычланып, җылы өйләренә, газизләре янына әйләнеп кайтсыннар иде!

Дусым мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев