Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәйрәме­гез белән

Исегездә булса, якынлашып килүче Укытучылар бәйрәме алдыннан шул исемдәге акция игълан иткән идек. Түбәндәге язма әнә шул акция уңаеннан язылган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез. Ә сездән, хөрмәтле укучыларыбыз хатлар көтеп калабыз. Бәйрәмне бергәләп каршылыйк!

Фән – офык кебек, иге-чиге юк. Ә белем – диңгезләрдәй тирән, таулардай биек.
Дөнья һавадан, судан башка була аламы? Юк! Ә белем чишмәсе – укытучыларда гына. Без дә шушы ягымлы, гүзәл, акыллы, тапкыр, көчле укытучыларыбыздан башка яши алмыйбыз. Алар кирәк чакта кайгыбызны уртаклашалар, акыллы киңәшләрен бирәләр. Ә иң кирәк белем чишмәсен бар көчләрен кызганмый, балаларга өләшәләр.
Минем үземә дә бер мәктәптән бер мәктәпкә күчеп, бер авылдан бер авылга йөреп укырга туры килде. Авылымда беренче укытучым Галия апа булды. Күәмдә – Земфира апа, ә Күңгәрдә – Мәгъсүмә апа класс җитәкчеләрем булдылар. Мин аларга бик тә рәхмәтлемен.
Бала чакта укыганда укытучының нинди изге эшләр башкарганын белмәгәнбез. Олыгая барган саен аларның нинди авыр хезмәт юлы үтүләрен аңлыйсың. Әйе, бу эш миңа хәзер якыннан таныш. Чөнки ике кызым – укытучылар. Бертуган абыемның ике кызы шушы юлда, алар да укытучылар. Якын туганнарымның балалары арасында да укытучылар күп.
Барлык укытучыларны якынлашып килгән бәйрәмнәре белән тәб­рик итәм. Аларга тазалык, авыр эшләрендә ихластан хезмәт итү­ләрен телим.
Укытучы, юлың авыр
хезмәт,
Юлыгызга
асфальт җәймәгән.
Сез корычтай
көчле рухлы,
Тормышта да
һәрчак әйдаман.
Укытучы – бөек исем,
Улы итә һәрбер баланы.
Белем бирә һәм өйрәтә ул
Аерырга актан – караны.
Габделбәр Каюмов,
Яңа Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев