Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чарасы – бар, бәдрәфе – юк

“Үләм, әйдә өйгә кайтыйк тизрәк”, – диде бер дустым “Туган ягым” паркында мәдәни чараның иң кызган чагында.

Бик нык «кысталган» икән, мескенкәй. Билгеле бер кинодагыча, тирә¬ягыма күз салдым да:
— Әнә, агачлар артына барып кил, — дип көлдем. 
— Килешәм, шуның өчендер инде ул агачлар. Әмма минем эшем зурдан шул. Кеше — күп, күрерләр, — дип, шаяртуымны җитдигә алып, кызганыч тавышлар белән ыңгырашты танышым. 
Башымны ¬зиһенемне, күзләремне¬телемне эшкә җигеп, бераз бәдрәф эзләп карадым үзе. Рәтлеюньле җавап кына алмадым. Кешегә көлергә генә булсын! Ә дустымның хәле күз алдында начарайды... 
Ахырга кадәр карыйсым килгән чараны ташлап кайтып китүдән башкасы калмады. Ник бәдрәф юк ул паркта?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев