Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Казак Үртәменнән хат килде

Казак Үртәменнән редакциягә газета укучыбыздан хат килде.

"Хәерле иртәләр, "Әтнә таңы" газетасының 4 февральендә Хәмит Бадиковның Казак Үртәме буенча язган мәкаләсен укучылар булгандырмы, мин үзем кичә генә укыдым, өйдәгеләр чыккан көнендә ук укыдылар. Безгә бу мәкалә бик ошады, бик ошатканга курә язып үтәсем килде, чөнки Үртәмнең барлык проблемаларын күрсәтеп (юлсызлык, мәдәният йорты, кибет, мәчетнең имамсыз булуында, азырак кына тарихында чагылдырып) язылган һәм газетаның беренче битендә чыккан бу беренче мәкалә! Без Үртәм авылы халкы исемнннән Хәмиткә рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, аңа тазалык - саулык, эшендә уңышлар телибез,  шулай итеп киләчәктәдә мондый эчтәлекле, булган проблемаларны яктыртып язылган мәкаләләр чыгып торсын, дәвамлы булсын иде дип телибез! Олы йортка ни кирэк, кече йорткада шул кирәк дип әйтә татар халкы!", - дип язылган әлеге хатта.

Безне укып барганыгыз өчен үзегезгә рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев