Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хәбәрчебез күчтәнәче - "Яшик әле кул бирешеп"

Заманнар авыр диеп Еш кабатлап әйтәбез. Моң-зарларны сөйли-сөйли Тупасланып бетәбез.

Нигә әле кайчакларда

Тәккәберле йөзебез?

Күңелләрне җәрәхәтли

Авыр, ямьсез сүзебез.

Исәнләшми, игътибарсыз

Бик тиз узып китәбез.

Дөнья куып, әхлак сүзен

Онытып бетерәбез.

Эре генә, теләмичә

Сөйләшәбез үзара.

Нигә әле җаныбызны

Мәрхәмәтсезлек баса?

Яшик әле кул бирешеп

Дус булып, тату гына.

Тормышларның кадерен белеп,

Кояштай балкып кына!

Раушан САДЫЙКОВ, Иске Җогып авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев