Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Милли театр сәнгатен үстерү

Шәүкәт Биктимеров исемендәге Республика балалар театр сәнгате конкурсы турында белмәүчеләр сирәктер. Бәйге быел 10 нчы тапкыр үткәрелде.

Галиәскәр Камал арстистлары Венера Шакирова һәм Олег Фазылҗанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри 31 эштән икенче турга 9 сәхнәләштерелгән әсәр сайлап алган.

Сайлап алу турын үтүче бәхетлеләр арасында Бәрәскә урта мәктәбенең “Дуслык” театр коллективы да бар иде.

28 ноябрь көнне иртән яшь артистларыбыз белән юлга кузгалдык. Безне яңа төзелгән, заманча зәвык белән җиһазландырылган Саба урта мәктәбе каршы алды. Конкурс кысаларында Миңгәр авыл китапханәсе каршында эшләп килүче Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музейда да кунак булдык.

Бәрәскә урта мәктәбенең яшь артистлары уңышлы чыгыш ясап 1 урынга лаек булдылар. Укучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Айсылу Сәгъдиева, Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев