Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Остазлары кем соң диясе килә

«Әтнә көен сузыйк әле!» Камал тамашачысының югары бәяләмәсен алганнан соң, үзебезнең Әтнә төбәгендә дә әлеге концерт тамашасын, үзебезнең райондашларга күрсәтми калсак, бу берничек тә дөрес булмас иде!

Тулы заллар тутырып килгән Әтнәлеләр үзләренең һәвәскәр артистларының чыгышыннан уңай фикердә калган дигән уйда мин! Шәхсән, үзем чакырган якыннарыма әлеге концерт чын мәгънәсендә бик нык ошаган. Алар шушы сәхнәдә олы буын белән кече буынның бер дәрәҗәдә уйный белүләренә сокланып кайтканнар. Безнең бот буе да булмаган балалар да, искитмәле чыгышлары белән таң калдырды диеп, гаҗәпләнде алар. Остазлары кем соң диясе килә, бу нотада. Берсен алып, берсен куеп булмый. Барысы да искиткеч булды. Әтнә тамашасының мәхәббәтен Һәрхәлдә яулый алдык дигән өметтә мин! Әнә шундый өметләр белән Әтнә мәдәниятенең сезон ачылышын башлап җибәрдек тә инде! Уңышлар насыйб булсын, әле алда эшлисе эшләр күрсәтәчәк максатлар биниһая күп!

Дусым мәдәният йорты, Альбина Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев