Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тамга өчен генә үтәдер, дип барган идем

Моңы барның йөрәгеннән һәрвакыт җылы чыгар, дип язды яраткан шагыйребез Мөдәррис Әгъләмов. Менә шул җылылык кулга каләм алдырды.

Әтнә дәүләт драма театры артистлары Әтнә халкына Кыргызстанда куйган концертларын күрсәттеләр. Татарстан җитәкчелегенең ышанычын аклап, чит җирдә Татарстанның йөзен күрсәтә алган артистларыбызның чыгышын без дә карап алкышладык. Шәхсән, үзем әлеге концертны ике тапкыр карадым. Югары сәнгать, мәңгелек җырлар, моң сагындырган. Изрәткән. Шул халәттә йөргәндә, «Әниләр көне»нә багышланган концертбула икән, дигән хәбәр килеп иреште. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре куя. Керү ирекле, диелгән. 30 ноябрьдә буласы, бәйрәм көнендә дә түгел, куярга кушканнардыр инде, дигән уй йөгереп үтте. Тамга өчен генәдер, бушлай җитмәсә, ка рарлык микән, дигәне дә иярде. Барасы да килә, театр артистлары куйган концертның тәмен дә югалтасы килми. Әтнә театры бинасының тамаша залы тулы түгел иде.

«Ана – шәфкать диңгезе» дип исемләнгән концерт башланды. Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның җырлаганын яратабыз. Бу җыры яңа икән дип куанып, күлмәкләренең, үзенең матурлыгына сокланып, чират тагы җырын көтәбез. Концерт номерлары дәвам итте. «Алчәчәк» бию коллективы да ут уйнатты, Руслан Галимуллин да җырлады, «Нур», «Әтнә гүзәлләре» төркемнәре биеде. Булат Бариевны,гар мунчы-баянчыларыбызны да алкышладык. Инзилә Бариева, Ил сөя Ибраһимова, Әдилә Хә бибуллинаның жырлавын да яра тып тыңладык.

Күңел дигәнең баштарак чагыштырып азапланган булды. Ә аннан аек акыл җиңде. Әтнә мәдәниятенең сыйфатына, андагы үзгәрешкә, миллилеккә, затлылыкка, киемнәргә ис китте. Артистлары быз, биючеләребезнең милли кием нәрдән булуы, аларның төрлелеге, зәвыгы, киемнәрне тек тергәндә нечкәлекләренә ка дәр уйлау да сокландырды. Бию челәр сәхнәдә әйләнә башласа, башны түбән ия идек, эчке киемнәрне күрмәс өчен. Ә монда күлмәк төсендәге, тәнгә ятыш лы ыштаннар тегелгән. Аяк ларында – бертөсле туфлилар. Юк кына нәрсәләр кебек, тик әдәп һәрвакыт затлылык өсти ул.

Концерт барышында миллилек белән моң, осталык бергә үрелде. Гөлүзә Сираҗиева,Зөлфия Корбановаларга лаеклы алмаш үсеп килгәнен күрү икеләтә шатландырды. Зилә Галләмованың халык җырын башкаруын авыз ачып тыңладым. «Радель» дуэты да яңалык булды. Менә ул балаларның сәләтен күреп, балалар белән эшләү нәтиҗәсе, мәдәният белән сәнгать мәктәбенең тырышлыгы! Бу инде чыктым да җырладым гына түгел.

Кул чабып, күз яшьләрен сөртеп карадык концертны. Соңыннан басып алкышладык та әле. Спектакльләрдән соң була торган алкышлауга ияләнгән, ә монда – концерт. Мәдәният хезмәткәрләре концерты!

Куанып кайттым, горурланып язам. Күпме талантларыбыз бар безнең. Аларны тагын да барлап, булганын саклап, вакытында тиешлесен таләп итеп эшләгәндә булдырабыз икән бит. Аллаһка шөкер! Күп тырышлык куелган. Сүбхәәналлааһ.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар да яхшы,тик Голузэ Сиражиевага исем биру турында Этнэдэ беркем дэ кайгыртмый.