Безнекеләр кабат җиңделәр
Безнекеләр

Безнекеләр кабат җиңделәр

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Эколидер-2022»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Сәхнәдән иң экологик чиста предприятие, иҗ­тимагый хәрәкәт, балалар бакчасы, мәктәп һәм массакүләм-мәгълүмати чаралар, шулай ук Татарстанның иң яхшы дәүләт инспекторын атадылар. Араларында газетабызның баш мөхәррире Гөлнар Мөхәмәдҗанова һәм Югары Көек авылыннан тулы бер урман-дендрарий булдырган Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов та бар иде.

Нәтиҗәләр буенча “Электрон массакүләм-мәгълүмати чаралардагы иң яхшы мәкалә” номинациясендә баш мөхәрирребез – III урынга, ә якташыбыз гражданнарга кагылышлы номинациядә II урын алды.


Нет комментариев