Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Балалар куркынычсызлыгы-өлкәннәрнең төп бурычы

Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кертелде.

 МЧС хезмәткәрләре һәм педагоглар белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләрен үткәрәләр. Кызганычка каршы, янгыннарда балалар да һәлак була. Гадәттән тыш хәлдә дөрес карар кабул итә белмәү балаларны янгын корбаны ясый. Балалар янгынга ничек юл куймаска, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Безнең сезнең белән бурыч-балаларны моңа өйрәтү.
Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү турында күбрәк әңгәмәләр үткәрергә кирәк.
 Балаларны өйдә ялгыз, карау­чысыз калдырмагыз. Баланың шырпы уенчык түгел икәнен, ә  янгынның авыр кайгы икәнен аңлавы мө­һим. Балаларны көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән куллану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкның куркынычы турында сөйләргә кирәк.
Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгыннан сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качарга яки өйдән нинди дә булса әйберне коткарып калу түгел, ә янган бинадан тиз арада чыгарга кирәклеген аңлатыгыз.
Балалар бер мәсьәләгә генә игътибар бирергә тиеш – бары тик бинадан зыян күрмичэ   чыгарга!
Балаларны йортта яки квартирада үзләрен генә бикләп калдыру бик куркыныч. Янгын чыккан очракта алар тышка чыга алмаячаклар.
Балаларга билгеле булган урында шырпы һәм зажигалка калдырмагыз. Балаларга учак яндыруның куркынычы турында сөйләгез.
Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар уяу булыгыз, кайчакта сүндерелмәгән тәмәке, электр үткәргечләре төзек булмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Балаларыгызга үрнәк булыгыз, аларны һәм  йортыгызны янгыннан саклагыз.
Белешмә
Янгын вакытында шалтырату өчен телефон номерларын исегезгә төшерәбез «01», «101», «112»,  8(84369) 2-20-01.

Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев