Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Бер ирне көпә-көндез ике ханым талаган

Уфа шәһәрендә яшәүче ир-егетне көпә-көндез ике хатын-кыз талаган.

Корбанының фатирына угрылар счетчикларны тикшерәбез дип кергән. Андый-мондый начарлык турында уйламыйча, фатир хуҗасы аларны керткән. Бер хатын-кыз аның белән җанлы әңгәмә корып торган арада, икенчесе тиз генә фатирны актарып чыккан. Счетчик тикшерүчеләр киткәннән соң ир үзенең 292 мең сум акчасы югалганын белгән.
Шул ук караклар күрше фатирга да керергә маташкан, тик анда аларга ишек ачмаганнар. Бу вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган, кеше талаучыларны эзләү бара.
Документларын карамыйча, кирәкле оешмага шалтыратып, чынлап та шундый тикшерү баруын ачыкламыйча, шикле адәмнәрне фатир яки йортыгызга кертмәгез, дуслар!

Фото: o-dveryah.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ber-irne-k-p-k-ndez-ike-hanim-talagan-429156/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев