Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әтнә шәһәре шахматчылары бәйгедән кайтты

8 гыйнвардан алып 12 гыйнварга кадәр

Казан шәһәрендә зур бәйге булды. Башкаланың  республика олимпия резервы спорт мәктәбендә  Н.И. Мөхәммәдҗанов истәлегенә шахмат буенча агымдагы елның ачык турниры узды.

Турнирда 7 регионнан 335 шахматчы катнашты.

- Татарстан Республикасы, Коми Республикасы, Чуаш Республикасы, Оренбург өлкәсе,Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсеннән килүчеләр бар иде. Өч төркемдә ярышты шахматчылар: 11 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 17 яшькә кадәр. Безнең Әтнә шәһәреннән ( С.М. безнең  шахматчыларны  никтер гел исемлеккә язганда шәһәр дип язалар. Моннан дистә еллар элек тә г. Атниск дип язылды алар. "Аңлатабыз авыл дип, аңламыйлар, тоталар да шәһәр дип язалар", дип кайтканнар иде. Бу юлы да шулай булган, Әтнә шәһәреннән чыгыш ясаганнар алар. Хәерлегә булсын) 3 шахматчы катнашты. 11 яшькә кадәр - Сәгъдиев Раяз, - 3,5 очко җыеп, авыл районнары арасында  2 урын алды; 13 яшькә кадәргеләр төркемендә малайлар арасында  Шәрәфиев Самат уйнады. Самат 5 очко туплап, авыл районнары арасында  беренче урында  калды. 13 яшькә кадәргеләр  төркемендә кызлар арасында Азалия Мифтахова уйнады. Азалия авыл районнары арасында - 1 урын, гомуми бәйге буенча өченче урын яулады. Ул уйнаган төркемдә җиңү яулаучылар 1 урында - Оренбургтан, 2 урында - Казан шәһәреннән. 3 урында - Әтнә кызы Азалия. Март аенда Россия кубогына уен була. Менә шул бәйгегә алып барырга җыенам Азалияне, - дип сөенә тренерлары Раил Шакиров.

- Бик шәп уйнадылар, - дип өстәп куя. 

Тагын бер искәрмә, Азалия Мифиахованы http://www.tat-chess.ru/news/otkrytyj_turnir_po_shakhmatam_pamjati_n_i_mukhamedzjanova/2020-01-12-1891 җиңүчеләр исемлегендә  Казан дип яза. 

Азалия яшәү урыны буенча Казанда теркәлгән, ә Олы Әтнә авылында әбисе белән бабасында  яши, Олы Әтнә мәктәбендә укый. Әнисе Зәлия дә, әбисе Әлфия дә - шахматчылар. Тренеры - Раил Шакиров. Бу уенда катнашучы шахматчыларның барысы да Олы Әтнә мәктәбендә укучылар. 

Котлыйбыз уңышларыгыз белән. Яңалары насыйп булсын. 

Раил Шакиров фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев