Әтнә таңы

Әтнәләр Кукмарада бүген - фоторепортаж

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы - 2020" бәйгесендә районыбыздан Олы Әтнә мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәмәдҗанова катнаша.

Бүген  ул һәм аны тәкъдим итү өчен презентациядә катнашырга районыбыздан бер төркем делегация Кукмарага китте.

Чөнки "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы - 2020"  бәйгесенең зона этабы анда уза бүген.

Безнекеләр күптән түгел генә чыгыш ясадылар. Тик әле нәтиҗәсе билгеле түгел. "Чыгышлары бик әйбәт булды үзе", - дип хәбәр иттеләр катнашучылар. Куанырлык хәбәрләр дә ишетергә насыйп булсын, дип телик. 

Фотоларны Ә.Мөхәмәдҗановадан алдык

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: