4 декабрь 2014 яңалыклары
-
Ничек элегрәк киленмәгән икән
Ункөнлек Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында ункөнлек барышында шашка ярышлары үтте.
-
Әтнә кызы - "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе
"Татар кызы - 2014" Арча педагогия көллиятендә әнә шундый бәйге узды. Безнең Раушаниябез дә катнашты анда. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә "Татар кызы-2014" бәйгесе узды. Бу чарада республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениесендә укучылар чын...
-
Әтнәдә телевизор һәм радио эшчәнлеге тукталып тора
Федераль дәүләт унитар оешмасының «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре»»Татарстан республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге» филиалы Әтнә районы торак пуктларында , телевидение башнясын монтажлау сәбәпле, 5 - 10 декабрь көннәрендә ,иртәнге 9.00дән 18.00гә хәтле радио һәм телевидение тапшырулары программасын күрсәтү туктатылып торачак.
-
Җитәкчеләр кабул итә
Агымдагы елның 9 декабрендә сәгать 10да Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенең җитәкчесе Евгений Костюшин бергәләп гражданнарны кабул итәләр.
-
Әтнәдә – "Җырлыйк әле"
"Җырлыйк әле"дә - терлекчеләр Район мәдәният бүлеге терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрне үзешчән сәнгатькә тарту, җыр- моң яратучыларны барлау һәм авыл мәдәниятенең тормышын җанландыру максатыннан күмәк хуҗалыклар арасында "Җырлыйк әле" бәйгесе үткәрә. Бәйге ике этапта узып, беренче чыгышларны инде декабрь аенда ук авыл сәхнәләрендә күрү мөмкин булачак.
-
Әтнәдә яшәүче хөрмәткә лаек Мөхәммәтҗан Халиков
Халиков Мөхәммәтҗан Шаяхмәт улы 1935 елның 7 ноябрендә ТАССРның Кызыл Юл районы Мамыш авылында дөньяга килгән.