27 май 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә - наркотикларсыз тормыш
26 июнь - наркотик матдәләр куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне. Бу уңайдан 25 май көнне республикада "Наркотикларсыз тормыш" исемле чираттагы наркотикларга каршы акция старт алды. Хәер, бездә наркотикларга каршы көрәшнең туктап торганы да юк. Әйтик, узган айда мәктәпләрдә шундый махсус чаралар үтте. Мәсәлән Олы Мәңгәр мәктәбендә...
-
Әтнәнең тугызынчылары ГИА тапшырды
Бүген республиканың барлык тугызынчы сыйныф укучылары математикадан дәүләт йомгаклау аттестацияләү имтиханнары тапшырды. Безнең районда алар имтихан тапшыру өчен Олы Әтнә урта мәктәбенә җыелды. Үткән еллардан аермалы буларак, быел тугызынчылар да имтиханга тимер эзләгеч аша үтеп керделәр, имтихан кабинетларында видеокүзәтү куелган иде. Имтихан иртәнге сәгать 10.00 дән 14.00 гә хәтле барды.
-
Әтнәдә 30 градус эссе булачак
Әтнәдә 30 градус эссе булачак Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең, көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Әмма 27 май көндез явым-төшемнәр...
-
Әтнә мөселманнары Уразага кайчан керә?
Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында: «Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла», - дип хәл иттеләр. Бу хакта Интернет челтәрендә язып чыктылар. Утырышны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды, шура әгъзалары катнашты. Рамазанның соңгы көне - 16 июль, ә 17 июльдә Ураза бәйрәменең...
-
Әтнәләр ГТО тапшырырга әзерләнә
ГТО тапшырырга әзерләнәләр Россиянең Яшьләр эше спорт һәм туризм министры Виталий Мутко урта белем бирү мәктәпләрендә 15 -25 май көннәрендә ГТО декадасы уздыру буенча махсус Указ чыгарган иде. Декада кысаларында район мәктәпләрендә ГТО буенча сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар мондый сыйныф сәгатьләрендә аның турында видеороликлар карадылар, ГТОның барлыкка килү тарихы, нормативлары...
-
Әтнә егетләре хәрби җыенга җыелды
Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10 сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды. Әлеге биш көнлек җыеннарда 7 мәктәптән барысы 33 егет катнаша. Биредә барысы да хәрби хезмәттәгечә. Егетләр тактик күнегүләрдә катнаша, автоматтан атарга, строевой смотр, хәрби топографияне һәм Уставны өйрәнә. Шулдай ук ГТО нормативлары...