28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр әстәгафирулла
Россиядән Израиль аэропортына иртән йөк самолеты килеп төшә. Бар да гадәттәгечә кебек, тик йөк арасында карт әби мәете салынган ящик табылу гына биредә эшләүчеләрне аптырашта калдыра. Биредә волонтерлар бичара әбекәйнең туганнарын эзләүгә бер көн сарыф итәләр, хәтта ике илнең дә югары дәүләт хезмәткәрләре дә тартыла. Нәтиҗәдә шул билгеле була, әби...
-
Әтнә почтальоннары "урак" алдыннан фикер алышты
Әтнә почтальоннары "урак" алдыннан фикер алышты. Дөрестән дә, 1 ноябрьдән 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башлана. Почтальоннарыбызны урак өсте көтә, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки соңгы елларда язылу чоры бик авыр уза. Соңгы елларда зур агым кебек тормышыбызга үтеп кергән интернет кайберәүләрне газета-журналлардан читләштерде. шулай булса да, районыбыз почтальоннары...
-
“Әтнә чистара, Аллага шөкер...”
Соңгы вакытта менә шулай сөенәбез. Зиратыбызга керә торган түгел, чытырман иде. Барыбыз да борчылдык, тик оешып тотына алмадык, аннан чистартып карадык, калганы калды. Урамнар бер хәл, су буйлары котчыккыч хәлгә төште. Бөтен чүп-чар шунда күчте, тиеш түгеллекне белсәк тә берәү дә килеп чистартмады. Менә шуларны район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы...
-
Әтнәленең икенче сәяхәте
Икенче сәяхәт Бу елны Рәфикъка ат белән тагын бер сәяхәт итәргә насыйп булган икән. Монысында, үзе генә түгел, әтиләре бригадасында тракторда эшләгән, Мансур абыйсы белән. Кичтән әтисе: Улым, иртәгә Мансур абыең белән минем атка бодай төяп, Озынныкылар тегнермәненә ак он тартырга барырсыз. Он тутырганда син капчык авызын тотып торырсың, атны...
-
Казан кабат халыкара ярышлар үткәрергә әзерләнә
Казань вновь готовится принять крупные международные соревнования 7 и 8 ноября 2015 года столица Татарстана станет мировым центром акробатического рок-н-ролла. Здесь пройдут Чемпионат Мира, а также Чемпионат и Первенство Европы по этому виду спорта. Право принять престижный турнир Казань получила после великолепной организации Кубка России в декабре 2014 года. Тогда,...
-
Әтнә дәүләт драма театрының НОЯБРЬ АЕНА РЕПЕРТУАРЫ
04.11.2015 "Саташкан сандугач" Арча районы Апаз авылы 05.11.2015 "Саташкан сандугач" Арча районы Сәрдәбаш авылы 10.11.2015 "Ай булмаса, йолдыз бар" Апас районы, Апас район мәдәният йорты 12.11.2015 "Ай булмаса, йолдыз бар" Кайбыч районы, Кайбыч мәдәният йорты 17.11.2015 "Саташкан сандугач" Арча районы Урта Сәрдә авылы 18.11.2015 "Саташкан сандугач" Арча районы Штерә авылы...
-
Әтнәнең Сүриясе икенче турга үтте
Татар рухы һәм каләм бәйгесенең икенче турга чыгучылары «Татар рухы һәм каләм» Бөтенросссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Жюри утырышы узды. Оештыру комитетына тапшырылган эшләр җентекләп тикшерелеп бәйгенең икенче турына түбәндәге катнашучылар узды. "Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту" номинациясендә: Линар Закиров, "Шәһри Казан" газетасы; Сөембикә Кашапова, "Мәдәни...
-
Вакцина ясатырга кирәк
Ике әни бергә очрашса, "Син балаңа гриппка каршы вакцина ясатасыңмы ул?" дигән сорау бирелми калмый. "Вакцинасы ышанычлымы икән соң аның..." дип дәвам итә әлеге сөйләшү. Безгә шалтыратып та сорыйлар. "Хәзер күп кеше кадатмый икән аны..." - дип тә өстиләр. Вакцинаны кадатырга кирәкме һәм ни өчен? Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен...
-
Әтнәдә юеш кар явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 28 октябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Юеш кар һәм яңгыр яву ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы көндез 2-6 градуска кадәр җылыта. Казанда шулай ук явым-төшем вәгъдә ителә. Башкалада көндезге сәгатьләрдә 3-5 градус җылы булачак.