17 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген көннең икенче яртысында, шулай ук кичен республикада томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртәгә - 17 декабрьдә көндез төньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе күзәтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 16 метрга...
-
Әтнәдә район бюджеты кабул ителде
Бүген, 17 декабрь көнне, Әтнә муниципаль район советы сессиясе узды. Сессияне район советы рәисе Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимов ачты һәм алып барды. Биредә бары бер мәсьәлә каралды - район советы депутатлары 2016 елга муниципаль район бюджетын кабул иттеләр. Көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Азат Мансур улы Мөхәмәтҗанов чыгыш ясады. Быелгы...
-
Әтнә әти-әниләре игътибарына
ПРЕСС-РЕЛИЗ Университет Талантов проводит общереспубликанское родительское собрание 17 декабря 17.12.15 в 17:00 впервые в Татарстане состоится общереспубликанское родительское собрание. На него будут приглашены родители молодых татарстанцев, директора школ республики и преподаватели. В мероприятии примут участие представители Министерства образования и науки РТ. Проводить собрание будет Научный руководитель Университета Талантов, доктор педагогических...
-
Әтнәдә ялгыз карчыкларның да зары бар
Без сезне тыңлыйбыз Әтнәдә ялгыз карчыкларның да зары бар Хөрмәтле журналистлар! "Әтнә таңы" газетасы аша күп кенә сорауларга җавап алабыз. Шуңа күрә Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Без, Луиза һәм Рита Садыйковалар, ялгыз карчыклар. Узган ел апам Луизага инсульт булып, менә инде бер ел ул урын өстендә ята. Сентябрь аенда аңа...
-
Әтнәдә хисләр уйный
Кышкы хис Ап-ак сафлык күптән бүген Сеңгән бөтен һавага. Әйтерсең лә, хуш ис бөркеп Бәхет ява дөньяга. Кышкы аклык, кышкы сафлык Нур җәелә җиһанга. Хыялымда пар ат җигеп Кереп киттем буранга. Гомәр ШАКИРОВ, Иске Җогып авылы.
-
Әтнәдә Роза Рифкать кызы кабул итә
Агымдагы елның 23 декабрендә 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Әтнә муниципаль районы администрациясе бинасының утырышлар залында ( Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 йорт) Татарстан Республикасы Президентының гражданнар белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Роза Рифкать кызы Килькеева сораулары булучыларны кабул итә. Язылу өчен телефон: 2-10-05.
-
Әтнә укучыларыныкы да булыр иде
"Ашыт" тыюлыгы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов редакциягә укучылар иҗатыннан әзерләнеп чыгарылган "В лесу прифронтовом..." дип исемләнгән китап алып килде. Китапны Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Парклар маршы-2015"тә катнашкан укучыларның язмаларыннан Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы Министрлыгы чыгарган. 68 битле, төсле. "Әтнә районы укучылары катнашкан булса, аларның язмалары да бу китапта урын алыр иде....
-
“Әтнә таңы” хәбәрчесе китап чыгарды
Бар безнең тынгысыз, тиктормас хәбәрчеләребез. Үз эшләрен дә башкаралар, газетага да язарга вакыт табалар, шуның өстәвенә китап чыгарырга да өлгерәләр. Соңгысының бушка чыкмаганын да исәпләсәк, сокланмаслык түгел. Шундыйларның берсе - Рәүфҗан абый Закиров. "Без үткән юллар" дип исемләнгән китабын "Миңа бик тә якын булган "Әтнә таңы"газетасы редакциясе хезмәткәрләренә, истәлек өчен!"...
-
Әтнәләр дә катнаша ала
Декабрь башында Парк һәм скверлар елы командасы флешмоб башлап җибәрде. Әлеге конкурста һәр татарстанлы катнаша ала. Анда бары тик кошлар өчен җимлек кенә ясарга кирәк. Әлеге флешмоб-бәйгедә җиңүче моменталь рәвештә фотоларны бастыру функциясе булган фотоаппарат ота ала. Конкурста катнашыр өчен җимлек ясарга, аны паркта фотога төшереп, "Вконтакте" челтәрендәге "Татарстанның парк...