31 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә техникумында сессия тәмамланды
"Тукай" авыл хуҗалыгы техникумы студентлары имтиханнарны уңышлы тапшырып, сессияне яптылар. 30 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр техникум студентлары ял итәчәкләр.
-
Әтнәнең Ясминәсен хәрби комиссариат бүләкләде
Арча-Әтнә районнары хәрби комиссариаты мәктәп укучылары, укучылар белән эшләвен дәвам итеп, Россия Конституциясе көненә багышлап, "Мин җиңүчеләр илендә яшим" дигән темага рәсем бәйгесе игълан иткән иде. Менә шул бәйгедә районыбызның Югары Сәрдә башлангыч мәктәбе укучысы Ясминә Хөснетдинова ике рәсеме белән катнашты.Һәм хәрби комиссариат бүләгенә лаек булды.
-
Әтнәнең Олы Мәңгәр мәктәбе эрудитлары (видео)
-
Әтнәнең Эрудит уены җиңүчеләре - Күәм укучылары (видео)
-
Әтнәләргә Маймыл елын ничек каршыларга
2016 - Маймыл елын каршы алганда нинди кием кияргә, нинди аксессуарларга өстенлек бирергә? Һәр йолдызлыкка аерым киңәшләр тәкъдим итәбез. Кучкар. Чын ефәктән тегелгән кием киегез. Ә инде ул ачык төстә дә булса, Яңа ел мәҗлесендә иң зәвыклы булып күренерсез. Үгезбозау. Игътибар үзәгендә булыр өчен кызыл төстәге киемгә өстенлек бирегез. Зур...
-
Әтнәнең Күңгәр мәктәбе эрудитлары (видео)
-
Әтнә районы башлыгының Яңа ел котлавы
Бәхетләргә илтсен безнең юл! Хөрмәтле республика халкы, райондашлар! Агымдагы елның соңгы көне, Аллага шөкер, 2015 ел районыбызга, аның халкына мәрхәмәтле булды. Игенчеләребез, терлекчеләребез үз эшләрен намус белән башкару нәтиҗәсендә, быел бер сыерга 6881 кг сөт җитештердек, бер гектардан 36 центнер уңыш алдык. Әтнәбез авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада беренчеләр...
-
Рөстәм Миңнеханов: Лидерлыкны саклап калдык – “Әтнә таңы”
31 декабрь төнендә беренче итеп нинди теләк теләү турында уйларга вакытым юк. Әлбәттә, Яңа ел килгәч, беренчедән, Аллага шөкер, без исән-сау дип әйтергә кирәк, ел тәмамлана, без сау-сәламәт. Алла теләсә, икенче елга да исән-сау булырбыз. Моннан да кадерлерәк берни юк. Сәламәт булсак, барысы да булыр. Үзем, якыннар, дуслар авырмасын. Ходай...
-
Әтнәләрдән " Яңа ел көе" салаты
300 г тавык яки күркә ите 150 г кара җимеш 100әр г әчтерхан чикләвеге һәм и сыр 5 пешкән йомырка майонез тоз Итне пешереп алабыз һәм ваклыйбыз. Караҗимешне дә ваклап турыйбыз. Чикләвекне төябез. Йомырканы сарысын агыннан аерып, уабыз. Сырны да уып әзерләп куябыз. Салатны әзерләүгә керешәбез. Иң башта биегрәк, сыйдырышлы...