11 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә 18 градус суык көтелә
Татарстанда төнлә 18 градуска кадәр салкын көтелә. Гидрометеоүзәк шулай дип хәбәр итә. Көндез 0, -5 градуска калачак үзе. Явым-төшем көтелми, һава торышы алмашынучан болытлы булыр дип вәгъдә итәләр. Төнлә 7-12 градус салкын була, югарыда әйткәнчә, 18 градуска кадәр булачак. Анысы, бәхәссез, бездә - Әтнәдә булыр инде аның.
-
Әтнәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар кимеми
Узган айда исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче 4 йөртүче тоткарланган, бик кызганыч, җәза кырысланса да, алар кимемиләр. Шул ук вакытта юл аркылы тиешле урында чыкмаган 4 җәяүле дә җаваплылыкка тартылган. Хәзер "Пешеходный переход" юл билгеләре бар, игътибарлы булырга кирәк. Гел кисәтеп торылса да, 12 йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә...
-
Әтнәдә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән
2015 ел Татарстанның эчке эшләр министрлыгы өчен шактый катлаулы булган. Шулай булуга да карамастан, полиция хезмәткәрләре елны шактый уңышлы тәмамлауга ирешкән. Бу турыда Дәүләт Советы депутатларына Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин белдерде. Ул парламент вәкилләрен полиция хезмәткәрләренең 2015 елгы эшчәнлеге белән таныштырды. - Сезнең белән соңгы очрашуда мин республикада...
-
Әтнәләр ишеттегезме
Әлеге күңелсез хәл төнге сәгатьләрдә булган. Бу хакта "Новая Кама" яза. Ике айлык бала Чаллы хастаханәсендә үлгән, диелә. Бала Алабугадан китерелгән була. Әлеге чыганакка табиб-эпидемиолог Наталья Ларина хәбәр иткәнчә, балада "дуңгыз гриппы" - A(H1N1) булуы ачыкланган. Бу - Алабуга өчен беренче очрак.
-
Әтнәлене кәкре каенга терәткәннәр
Авылларның берсендә яшәүче берәү машина алырга уйлаган. Бирим дигән колына дигәндәй, интернетта,"Авито" сайтында үзенә ошаган машинаны да эзләп таба. "12"ле Ваз машинасының бәясе дә кулай булып чыга. Шунда ук телефоннары да күрсәтелгән. Озак уйлап тормый авыл агае, теге номерга шалтыратып килешергә була. Трубканы тавышы 35-40 тирәсендәге кешене хәтерләткән ир-ат ала....
-
Әтнәнең " Ел сыйныф җитәкчесе" билгеле булды (фотолар)
Олы Әтнә мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе - 2016" бәйгесенең финал этабы булып узды. 6 катнашучы арасында иң- иңе исеменә Олы Әтнә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резеда Бәширова лаек дип табылды. Резеданың бу вазифада хезмәт стажы 7 ел. Бәйге турында мәкаләне газета битләреннән укый аласыз.
-
Әтнәдә андыйлар сирәк очрый
Россиянең Дәүләт Думасында транспорт йөртүчеләр өчен яңа төр чикләү кертергә тәкъдим итәләр. Депутатлар йөртүче кулында теләсә-нинди электрон предметлар булмаска тиеш дигән фикердә. Әлегә транспорт белән идарә иткәндә мобиль телефоннан сөйләшкән өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә. Чикләү нинди төрдә булыр, әлегә билгесез. Әмма телефоннан сөйләшүчеләрне фото-видеокамералар аша билгеләп булуы...
-
Әтнәләр чаңгыга баса
14 февральдә Россиянең 72 шәһәрендә XXXIV Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышына - "Чаңгы юлы-2016" узышларына старт биреләчәк. Әлеге чарага әтнәләрдә кушыла.ы уза. 14 февраль - Гашыйклар көнендә "Чаңгы юлы -2016" узышлары була. Чаңгы җене кагылган барлык әтнәләрне чаңгыга басарга чакырабыз. Чарада катнашу өчен иртәнге сәгать 9.00гә кадәр "Ашыт" мәдәният һәм спорт...
-
“Языл һәм iPad от!”бәйгесенә нәтиҗә ясала - "Әтнә таңы"
Шул исемдәге бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра. "Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр, 2016 елның I яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугат басмаларына язылуның 3тән дә ким...