29 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр белгеч белән очрашты
Әтнә үзәк китапханәсендә югары класслы агроном Җәүдәт Сибгатуллин чәчәк үстерергә яратучы өлкәннәр белән мастер - класс уздырды. Биредә сүз чәчәкләр турында гына түгел, гомумән, бакчачылык турында барды. Белгеч икечнче икмәк булган бәрәңге төрләре турында да сөйләде, яшелчә үстерү серләре белән дә уртаклашты. Ике сәгатьтән артык барган очрашудан һәркем үзенең сорауларына...
-
Әтнәдә кабат бәйге
Мәңгәрдә кабат ярыш Соңгы көннәрдә Олы Мәңгәр урта мәктәбе районның үзенә күрә бер спорт мәйданына әйләнде дисәм, ялгышмам. Әле генә Илдар Сафиуллин кубогына чаңгы ярышлары үтеп киткән иде. Күптән уздырылып килгән матур традицияне кабат яңарттылар - күмәк хуҗалык призына көрәш бәйгесе уздырылды. Ярышка үзебезнең Әтнә командасыннан тыш, Арча, Биектау, Арча...
-
Әтнәләр авыл белән купты...
Ничек яшисең, авыл? "Авыл белән куптык әле..." Соңгы вакытта менә шундый сүзләрне еш ишетәм. Төрле авылларда яшәүчеләр әйтә моны. Һәм төрле вакыйгага карата әйтелә бу. Сүрия МИНГАТИНА - Авыл белән куптык әле менә, диспансерлаштыру үтеп йөреш, башта кирәксенмәгән идек, үлүчеләр саны гел арта, сез дә язасыз, республика газетасы да "әтнәләр...
-
Әтнәдә – Февраль бураннары
Җирне ак пәрдәгә урый Февраль бураннары. Басар микән бу бураннар Йөрәгем давылларын. Юк баса алмас, йөрәк тә бит Бураннардан ким түгел. Талпынсын, сөенсен, дуласын Шуңа омтыла күңел. Вакыт җиткәч бер тынар ул Сизеп үткән елларын. Җил басылгач, тынып кала Февраль бураннары. Гомәр ШАКИРОВ, Иске Җогып авылы.
-
Әтнәгә эшлекле визит белән
Россия Федераль монополиягә каршы көрәш хезмәте идарәсенең (УФАС)Татарстан буенча вәкилләре 4 март көнне эшлекле визит белән Әтнә муниципаль районында да булып китәчәкләр. Визит барышында идарәнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов гражданнарны кабул итәчәк һәм эшмәкәрләр белән очрашачак. Әлеге чара Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 йорт (администрация бинасы) адресы...
-
Әтнәләр ишеттегезме? Татарстанда тагын авария: 4 машина бәрелешкән
Бүген иртән 6 сәгать 41 минутта көчле томан нәтиҗәсендә Әлмәт шәһәренең тимер юлны аркылы чыгу урынында күмәк ДТП булган. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт идарәсе хәбәр итүенчә, дүрт машина бәелешә. Тизлек белән килүче фура ике шлагбаумны җимерә, "десятка" бар авырлыкны үзенә ала, "семерка" юл кырыенда ята. Бер мәет бар,...
-
Әтнәдә аязучан болытлы һава торышы көтелә
Татарстан синоптиклары 1 мартка каршы төндә азрак кар, урыны белән буран вәгъдә итәләр. Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Термометр баганасы - 7, көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә 11 градус салкынлык күрсәтәчәк.
-
Әтнәләр, сак булыгыз, мошенниклар
Мошенниклык - иң киң таралган җинаять төрләренең берсе, башка кешенең мал-мөлкәтен алдап алу ул. Башлыча, җинаятьчеләр турыдан-туры элемтәгә кермәүне хуп күрәләр, күбесенчә интернет, телефон аша аралашалар. Алданучы фактта аның йөзен күрми диярлек, бу исә аны эзләп табуны кыенлаштыра. Бу категория җинаятьләр анализы шуны күрсәтә: күбесенчә зыян күрүчеләр үзләре гаепле. Чөнки,...
-
Әтнәнең Каенсарында референдум узды
Үзара салым буенча референдум Каенсарда икенче тапкыр узды. Бу юлы да ул катнашучыларның күп булуы белән гаҗәпләндерде. Бу хакта бер генә язмадык инде. Асылы шул - референдумда авылдагы проблемаларны хәл итү өчен халык үзеннән акча җыюга ризамы-юкмы икәнлеген белдерә. Юл төзәтергә уйлыйсыңмы, зираттагы ремонт эшләренәме... Соңыннан җыелган һәр 1 сумга...