3 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме оныкларын көчләүче бабай 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән
Яшел Үзәндә 2008 һәм 2009 елгы кызчыкларны көчләгән 49 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез: 2013-2014 елларда бабай үз оныкларын көчли һәм бу хәлләрне видекамерага төшерә. Суд педофилны 15 елга каты режимлы колониягә хөкем итте, дип яза almet-rt.ru.
-
Әтнәләр 4 көн ял итә
Бу атнаның 5, 6, 7, 8 март көннәре ял көннәре санала. 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме ял көненә туры килә. РФ Хөкүмәтенең "Ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллану" турындагы карары нигезендә 3 гыйнвардагы ял - якшәмбе көне 7 мартка күчерелде. Шулай итеп 4 көн ял итәбез.
-
Әтнәдә – балалар бакчасында карантин бетте
- Күңгәр балалар бакчасында карантин 3 мартта бетте, балалар бакчага йөри башладылар. Больницада карантин дәвам итә. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да табибләр контроле астында. Саклану чараларын беләсез, аларны үтәү зарури - ди район үзәк больницасының табиб- эпидемиологы Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.
-
Әтнәдә яңа чистарту корылмасы булачак
Районыбыз үзәгендә - Олы Әтнә авылының Тукай хуҗалыгы фермасы эчендә урнашкан чистарту корылмасында районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның тырышлыгы һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның булышлыгы белән капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көнгә яңа тәрәзәләр, яңа ишекләр куелып, вак-төяк эшләр башкарылган инде. - Әлеге чистарту корылмасының 2001 нче елдан...
-
Әтнәдә макулатура җыялар
Күәм урта мәктәбендә макулатура җыялар. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Айсылу Гыйззәтова: "Бер тоннага якынлаша инде, бу эшне шушы атна ахырында тәмамларга уйлыйбыз. Былтыргыдан шактый күбрәк булды", - диде. Шул ук вакытта мәктәптә үсентеләр утырталар. Чәчәкләрнең төрлесе бар, дип кызыктырдылар. Сатарга дигән "зелень" утырту эше дә башланган.
-
Соңгы буран Әтнә кызын тилерткән
Язга кереп барыш Кыштан язга кереп барыш... Хисләрем иләс-миләс. Дөньяма да нидер булды: Әле тын, әле җиләс. Кыштан язга кереп барыш... Уйлар керде-чыктылы. Соңгы буран мин тилене Аяктан ук ектымы?.. Кыштан язга кереп барыш... Йокылар туяр-туймас. Язгы боз кебек юлларым - Атлыймын кыяр-кыймас. Кыштан язга кереп барыш... Карлар аклы-каралы. Көн...
-
Әтнәнең мәктәп укучылары - фермада
Олы Мәңгәр мәктәбе "Мәңгәр" хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә. 3 март көнне мәктәпнең V сыйныф укучылары - укытучы Алсу Абдуллина җитәкчелегендә барысы 11 укучы яңа төзелгән савым залы һәм торакларга экскурсия ясадылар. Мәктәп директоры Ленар Гарипов: "Максатыбыз - мәктәп укучыларын авыл хуҗалыгындагы, бу очракта терлекчелектәге яңалыклар, заман технологияләре белән таныштыру", -...
-
Әтнәнең Иске Мәңгәр зиратын "Глазелки : Путевой журнал"ы өйрәнә
Узган ел ОАО"Таттелеком" җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин башлангычы белән районыбызның 18-19 гасырында нигез салынган Иске Мәңгәр авылы янәшәсендәге борынгы зиратның төзекләндерелеп яңартылганын язган идек. Әлеге зиратта 13 гасырга караган кабер ташлары бар. Менә шушы зиратыбыз белән хәзер башкалар да кызыксына. Күрәсең, моның өчен зиратны төзекләндерү генә кирәк булган. http://glazelki.livejournal.com/27374.html
-
Әтнәләр ЕГЭны кайчан бирә?
РФ мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елда узачак Бердәм Дәүләт Имтиханнары (ЕГЭ) расписаниесен раслады. Имтиханнар ике этапта уза. 21 март-23 апрель көннәрне алдан бирергә мөмкин. 27 май-30 июнь көннәрне төп өлеше үтә. ЕГЭны июль һәм сентябрьдә уздыру быел каралмаган. Обществознаниене ирекле рәвештә сайлаучылар күп, моны истә тотып бу фәнне аерым...