15 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә укучылар Спартакиадасы узды (фоторепортаж)
Мәктәп укучылары арасында Спартакиаданың шахмат бәйгесе үтте. Спорт мәктәбе һәм мәгариф бүлеге бик күркәм чара оештырганнар.
-
Әтнәләр, перепост ясамагыз
Чувашиядә бер пенсионерны Вконтактедагы хәбәргә перепост ясаганы өчен хөкем иткәннәр. Җәмәгать, зинһар сак булыгыз: кирәксә-кирәкмәсә перепост ясамагыз. Эш шунда ул хәбәр экстремистик рухта дип танылырга мөмкин. Шуңа күрә, бу хәбәрне башкалар да укысын әле, минем хәбәр түгел ич, дип юана күрмәгез.
-
Әтнә автомобильчеләре, исегездә тотыгыз
Синоптиклар фикеренә караганда, 5 градус суыклыкта җәйге көпчәкнең эластикалылыгы югала. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе әнә шулар дип саный алар. Хәер, авто сөючеләр бу хакта төрле фикердә. "Суыклар ныклап урнашмыйча торып көпчәк алыштырырга ярамый әле", "Бер суытып, бер җылытып торганда шиплар коелачак кына ул", дигән фикерләр еш яңгырый. Шулай да синоптиклар...
-
Әтнәләр - анонимнар?
"Халык контроле"нә соңгы тапкыр май аенда мөрәҗәгать иткән булганнар. Һәм менә сентябрьдә, октябрьдә берәр мөрәҗәгать кергән. Иң кызыгы шунда - икесе дә анонимнардан. Ягъни, исем-фамилияне куймаганнар. Аларны да аңларга була, бер уйлаганда җирле җитәкчеләр эшли алмаганны яки эшләргә теләмәгәнне урамга чыгарып селкү бит инде бу. Курыкмыйча куйганнарына рәхмәт. Шулай имтеп...
-
Әтнәләр Ак Барс өчен куана
Казанның "Ак Барс" хоккей клубы эчтәлекле уен белән сөендерә башлады. Соңгы уенда "Адмирал"ны 3:0 исәбенә отып, рәттән җиденче җиңүгә иреште. Нәтиҗәдә, конференциядәге хәлләрен шактый яхшыртты. Алкаларны Федор Малыхин, Александр Свитов, Джастин Азеведо кертте.
-
Әтнә укучылары кабат шахмат уйный
Иртәгә мәктәп укучылары тагын шахмат уйный. Елдагыча, укучылар арасында бәйге уза, монысы - XI Спартакиада. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән хәбәр итүләренчә, 2000 елгы һәм яшьрәкләрдән торган 2 егет һәм 1 кыздан торган командалар үзара көч сынашалар. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
-
Әтнәдә чишмәләрне төзекләндерәләр
Олы Әтнә авылында ике чишмә бар: авылның бер ягында - "Акый". Ә икенче ягында - "Кизләү". Әлеге чишмәләрне караусыз дип әйтеп булмый, елның- елында һәр икесенең күпмедер өлешләрен төзәткәләп, эшләп торалар. Быел да менә шул ике чишмәне төзекләндерү эшенә керештеләр. - Ике атналап булыр эшли башлаганга, ике чишмәнең дә бурасы...
-
Әтнә укытучылары аттестация уза
Олы Әтнә мәктәбендә укытучылар аттестация узалар, дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегеннән. Ул ике этапта уза, монысы - беренчесе. Икенчесе гыйнвар аенда дәвам итә. Аттестация үз эченә барлык фәннәрне дә ала.
-
Әтнә кызы – җиңүче!
Әтнә кызы - җиңүче! Агымдагы елның 14 мартында " Мин Ватаным белән горурланам"дип исемләнгән балалар рәсемнәре республика бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйге Татарстан республикасы профсоюз оешмасы оешуга 80 ел булуга багышланды. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары - балаларда патриотизм хисе тәрбияләү; - туган якның бай тарихына җәлеп итү; - балаларда нык...