Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Аллаһ әмерен үтәдек

Зөфәр Галиев, Күшәр авылы имамы

Гошер сүзе гарәпчәдән алынган.Тәрҗемә итсәк ул – “гашәрә”, ягъни “ун” дигәнне аңлата.
Яңгыр суы белән үскән уңышның – уннан берен, үзең су сибеп үстергән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү тиешле. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең “Әнгам” (“Терлек”) сүрәсендә: “Өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез”, – ди.
Татарстаныбыз буенча оештырылган Гошер сәдакасын җыюда Күшәр авылында яшәүчеләр дә бик теләп катнашты. 22 сентябрь көнне күп күләмдә, бәрәңге, чөгендер, кабак, ташкабак, үзләре җитештергән кайнатмаларын әзерләп куйганнар иде. Акчалата сәдака бирүчеләр дә булды. Җыелган Гошер сәдакасы шул ук көнне, мохтаҗларга ярдәм итеп тарату өчен, Казан шәһәрендәге “Ислам динен кабул итүгә – 1000 ел” исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырылды.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Күшәр авылы халкына рәхмәт әйтеп, кылган изгелекләре бәрабәренә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ире­шү­ләрен теләп калды.
Гошер сәдакасы җыюда «Күшәр» күмәк хуҗалыгы рәисе Галиәхмәтов Илнар, шулай ук Шәңгәрәев Рамил, машина йөртүче Нигъмәтҗанов Илһам, Әхмәтҗанов Дамир, Бәдриев Фәнис, Галиуллин Фирдүс һәм әлеге изге эштә барлык Күшәр авылы халкы зур ярдәм күрсәттеләр.
Игелекле эшнең иге-чиге юк.
  
Сә­да­каларыгызны Аллаһ кабуллардан кылып, киләсе елларда да сезгә мул уңышлар насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев