Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Гашүрә көненә күптөрле бәхетле очраклар туры килә

20 августта мөселманнар яңа айга, ягъни Мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1442 һиҗри елга да аяк басты. Яңа елны башлап җибәрүче әлеге ай мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Әһәмияте буенча рамазаннан соң икенче урында торган мөхәррәм аенда без татулыкка омтылырга, әхлагыңны дөресләргә тырышырга, игелекле гамәлләр кылырга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга тиешбез.

Хак мөселман кешесе әлеге мөбарәк көннәрнең мөмкинлекләрен файдаланып калырга һәм мөмкин кадәр күбрәк саваплы гамәлләр кылырга, Аллаһы ризалыгын алырга омтылырга тиеш.

Изге мөхәррәм ае тагын шуның белән дә аерылып тора, анда Гашүрә көне бар. Гашүрә бәйрәме мөхәррәм аеның 10нчы көнендә (29 августта) билгеләнә. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашүрә исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт. Мөхәммәт пәйгамбәр һәм сәхабәләр бу көннәрдә ураза тоткан. Гашүрә сүзе гарәпчәдән “ун” дип тәрҗемә ителә. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхетсезлекләрдән, төрле афәтләрдән котылып калган булганнар.

Дин тарихыннан күренгәнчә, Гашүрә көненә күптөрле бәхетле очраклар туры килә. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Җир һәм Күкне, дүрт фәрештәне бар итә; Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсе кабул була; Юныс пәйгамбәрне балык карыныннан коткаралар; Ибраһим пәйгамбәр (с.г.в.) туган; Гайса пәйгамбәр күккә ашкан; Муса пәйгамбәр фиргавеннән котылган; су басканнан соң Нух көймәсе Җудин тавы янында туктаган һәм башкалар.
Шигыйлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәен (626-680) мөхәррәм аеның унынчы көнендә җәзалап үтерелү сәбәпле, бу вакытны матәм көннәре буларак билгеләп уза.

Бер хәдистә язылганча, Гашүрә көнендә ураза тоту мөселманны үткәннәрдәге һәм киләчәктәге гөнаһларыннан чистарта. Ә бу көнне бирелгән сәдака бөртеге өчен дә Аллаһы Тәгалә Өхөд тавы кадәр әҗер бирер диелә.

Шуңа Гашүрә көнендә сәдака бирәләр, балаларны, якыннарны шатландыралар, догалар укыйлар һәм башка саваплы гамәлләр кылалар. Ә менә имам Хөсәен мәрхүм булуга бәйле рәвештә шигыйларның үз-үзләрен җәзалау йолаларының ихластан табынуга катнашы юк, ди сөнни голәмәләре.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Gash-r-430459/

Фото Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев