Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Идел буе Болгарына 1100 ел

Идел буе Болгары 922 елны үзе теләп ислам динен кабул итә.

2010 елдан башлап 21 май ислам динен кабул иткән көн санала. Быел 21 май көнне Идел буе Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 ел була. Әлеге дәүләт хәзерге Татарстан, Чуваш, Ульян, Пенза һәм Самара өлкәләре территорияләрендә урнаша. Көньяктан килгән булгарлар җирле халыклар белән дустанә хәлдә үз дәүләтләрен булдыралар.

Дөрес, кайбер җирле милләткә кергән халыкның бер өлеше ассимиляцияләнә, ә икенче өлеше биредән башка җиргә күчеп китә. Күпмилләтле Идел буе Болгары дәүләтендә булгарлардан тыш, чуваш, башкорт, удмурт, вотяк, черемис һәм башка кече милләт вәкилләре яши. Соңрак аларга татарлар да кушыла. Бу очракта татарлар арасында булгарларның күпчелеге ассимиляцияләнә.

Ислам динен кабул итү Россия күләмендә – Федераль бәйрәм буларак уздырыла. Бу уңайдан барысы 71 тантаналы чара уздырылачак. Аның планы һәм график белән газетаның алдагы саннарында таныштырырбыз.

Ә бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә узуы Татарстан һәм татар халкы өчен аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев