Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Иске Өҗем балалары намазга өйрәнә

Апрель аенда башланган бу саваплы гамәл дәвамлы булсын, дип тели Иске Өҗем авылы халкы.

Иске Өҗем авылы мәчете төзекләндерелгәннән соң, анда имам булып Рафил хәзрәт Ситтигуллин эшли башлады.

Күп тә үтмәде, бу мәчеттә балаларның  дәрестә имамны тыңлаулары, намазлыкта  утырган фотолары социаль челтәрдә Иске Өҗем мәдәният йортының ачык группасында   https://vk.com/id191093569  күренгәли башлады.  Кызыксынып күзәтәм. Күпмегә барыр бу, янәсе. Дәресләр саны арта тора, әниләрнең хәзрәткә рәхмәт укуларын ишетә торам. Димәк, дәвамлы бу гамәл. Нидән башланганын беләсегез киләме, мин дә шуның белән кызыксындым.

- Мәчетне ачкач, мине монда имам итеп билгеләделәр. Узган ел намазга бастым. Һәм бик күп нәрсәләрне белмәвемне аңладым, яңа дингә килгән кешенең сораулары һәрчак күп була. Кемнән сорарга белми тилмерәсең.  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга кердем. Уку барышында бик күп нәрсәләргә төшендем. Азан әйтеп мәчеттә җомга намазларын уздыра башладым. Олылар намазга килә башладылар. Шулай беркөнне Иске Өҗем мәдәният йорты мөдире Гөлфия Шакирова  "Рифат хәзрәт, балалар да мәчеткә барасыбыз килә, диләр", дип әйтте. Яңа эшли башлаган  дин әһеленә моның кадәр зур сөенеч булуы мөмкинме, авылның киләчәге бит бу балалар. Килсеннәр, дип әйттем. Үзем уйлыйм, килерләр дә бер-ике көн, туктарлар, дим. Беренче көнне, апрель ае ахыры бу, өйлә намазыннан соң, 7 бала килде мәчеткә. Икенче килгәндә тугыз булып килделәр. Аннан соң ун, унбергә җиттеләр.  Балаларны да безне борчыган сораулар борчый, ничек исәнләшергә, дингә килгән кеше нинди булырга тиеш, мөселман кем ул, нәрсәләр белергә кирәк, намаз укымасаң нәрсә була, дип сорыйлар. Балалар аңларлык итеп, гади генә итеп аңлатырга тырышам. Чөнки,  алар  8-9-11 яшьлекләр.  Беркөнне утырам, берсе мәчеткә килеп керде дә "Әссәламәгаләйкүм", дип исәнләште. Тәсбихлар алып килергә куштым, алып килгәннәр. Тәсбих тартырга өйрәттем. Һәр әйткән сүзне, һәр дәресне сеңдереп баралар, бүгенге көндә алар мөселманның кем икәнлеген беләләр, дөрес итеп тәсбих тарталар. Әниләрегезгә дә өйрәтегез, дим.  Кайсы килә дә, "Әни ураза тота", ди. Аңа да сөенәм. Безнең буын дингә соң килде, өйрәнәм дисәң дә мең дә бер сорау туа, китапларны укыгач та кала ул сораулар. Тәһарәт алу тәртипләрен өйрәтәм. Без якшәмбе көнне өйлә намазыннан соң җыелабыз, 1,5 сәгатьләп укыйбыз. Башта вакытны  кыскарак куйдым, балалар китми, аларның һаман беләсе килә. Күреп торам, бу балалар мәчеткә кызык эзләп кенә килмиләр, күзләрендә очкын бар, өйрәнергә теләү бар. Хәзер бу балалар мәчеткә өйлә намазына киләләр. Намаз хәрәкәтләрен кабатлап баралар. 19 май көнне балаларның теләкләрен истә тотып, намаз уку тәртипләрен өйрәнә башладык. Дәрес саен тырышлыкларына күрә күчтәнәч өләшәм, алар балалар. Аларга күңелле, миңа рәхәт, - ди Иске Өҗем мәчете имамы Рафил Ситтигуллин.

- Хәзрәт, ә әти-әниләре нәрсә диләр, каршы килүче юкмы?- дим.

- Бу дәресләрне туктата күрмәгез, балалар "Бисмилла" әйтеп эшләргә өйрәнәләр, безгә дә мәчеттә нәрсәгә өйрәнгәнне кайтып сөйлиләр, өйрәтәләр. Үз-үзләрен тотышлары да үзгәрә башлады, дип рәхмәт әйтәләр. Димәк бу дәресләр файдага дип сөенәм. Дин начарга өйрәтми ул,- ди имам.

Хәтердә Җәлил хәзрәтнең Шәкәнәч авылы мәчетен ачарга килгәч сөйләгәне яңара. (Хәзер сүзен сүзгә искә төшерә алмам, мәгънәсе шулайрак)  Хатын-кызларга мәчеткә килергә ярамый, дип әйтәләр. Килсеннәр, тыңласыннар. Ирләр мәчеттән чыгуга, мәчеттә нәрсә сөйләшкәнне оныта. Ә хатын-кызның итәгенә дин ияреп кайта. Ул мәчеттә ишеткәнне өенә кайткач бер сөйли, эшенә баргач тагын бер сөйләп динне тарата, дигән иде. Балалар да шулай. Алар белгәнен, нәрсәгә өйрәнгәнен, өенә кайтып сөйли. Әти-әнинең башына да килмәгән фикерләре белән уртаклаша.

Рамазан ае бара. Саваплы гамәлләр кыла торган ай. Иске Өҗем авылы балалары имамнары белән бергәләп, авылны нурга күммәкчеләр. Тәсбих тотып, мәчеткә барган бала күргәч, җан тантана итә, күздә очкын кабына. Без вакытында өйрәнергә тиеш булганны өйрәнеп үсә бу балалар дип сөеник. Матур башлангыч. Сөбеханаллаһ!

 

Фотолар Иске Өҗем авылы мәдәният йортының ачык группасыннан алынды -  https://vk.com/id191093569 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев