Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Корбан бәйрәме Татарстанда ничек уза?

Иртәгә, Зөл-хиҗә аеның 10 көнендә, 20 июльдә, бөтен дөнья мөселманнары иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (Ид әл-адха) каршы алачак.

Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак. Тантаналар антиковид чараларны үтәү белән оештырылачак. Эпидемиягә каршы кагыйдәләрне мәчетләрдә дә, ял көннәрендә дә үтәргә тиеш булачаклар. Аларга түбәндәгеләр керә: биналарда шәхси саклану чараларын һәм шәхси намаз келәмнәрен мәҗбүри куллану, шулай ук намаз укучылар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәү. Әгәр дә мәчет мәйданы бөтен кешене сыйдыра алмаса, гает намазы укырга һәм бәйрәм вәгазен ачык һавада тыңларга мөмкин булачак. Элегрәк ТР Диния нәзарәте өлкән яшьтәге кешеләргә һәм үз сәламәтлекләре өчен куркучыларга җәмәгать урыннарында, шул исәптән мәчетләрдә намазлардан баш тартырга киңәш иткән иде. Корбан чалу йоласын шулай ук заказ буенча дистанцион рәвештә башкарырга һәм өйгә илтеп җиткерү хезмәтеннән файдаланырга мөмкин.

Мәчетләрдә бәйрәм намазларыннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен паркларда, стадионнарда һәм республиканың шәһәр һәм районнарының мәчет территорияләрендә узачак гомумшәһәр гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерләгән иде. Алар шулай ук авыруга каршы чараларны үтәү белән узачак.

Шулай итеп, Казанның М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәм уңаеннан, традиция буенча «Корбан фесты» зур гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан Казан халкы һәм кунаклары өчен үткәрелә. Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләгән, ул 13:00 сәгатьтә башлана һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны мөнәҗәтләр, шигырьләр, анимацион шоу, вело-шоу һ. б. чыгышлары белән сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев