Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Корбанлык буенча сораулар һәм җаваплар

Безнең татар халкы уйлап чыгарылган хорафатларга ышанырга ярата. Нәкъ шулай. Теге ярамый икән, болай эшләү дөрекс түгел ише хорафатларның зур күпчелеге динебезгә кагыла. Корбан мәсьәләсендә дә шулай ук. Кайбер сорауларга Равил хәзрәт Бикбаев җавапларын тәкъдим итәбез.

- Корбанлык сатып алганда сатулашырга ярыймы?

- Кечкенә генә сарык өчен кыйммәт сораса, ярый, әмма ямьсезләнеп түгел. Шунысы да бар: никадәр кыйммәткә алсаң, савабы күбрәк.

- Үлгән кеше исеменнән корбан чалынырга тиешме?

- Вафат булган әби-бабайлар, әти-әниләргә багышлап, аларга хөрмәт күрсәтеп корбан чалу рөхсәт ителә. Тик нисабка җиткән кеше иң беренче чиратта үзе исеменнән чала, акчасы калса, бу йоланы вафат булган кеше исеменнән дә башкара.

- Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме?

- Мәҗбүри түгел. Мөһим сәбәпләр белән корбан чалдыру урынында була алмаса, аның исеменнән башка бер кеше чалдыра ала. Әмма корбанны үзең чалсаң яки хайван чалганда үзең катнашсаң, ул тагын да саваплырак була.

- Корбан ите ничек бүленә?

- Гадәттә, өч өлешкә бүләбез. Бер өлешен кеше үзенә калдыра, бер өлешен мескеннәргә сәдака итеп бирә, бер өлешеннән аш уздыра яки туганнары, дусларына тарата.

- Башка милләт кешеләренә бирү дөресме?

- Әлбәттә, ярый.

- Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?

- Ярый, әмма бездә бәйрәм булгач, шашлык янына аракы кую гадәте дә бар. Анысыннан сакланыгыз, ул - тыелган эш.

- Сөякләрен эткә бирергә ярамый, аны күмеп куярга кирәк дип әйтүчеләр бар?

- Ул фәкать халык арасында таралган бер сүз генә дип беләм, динебездә андый тыюны белмим.

- Сарык итен яратмаган кеше корбанлыктан баш тарта аламы?

- Юк, аны алырга кирәк. Ашамыйсың икән, башка кешегә күчтәнәч итеп бир.

- Корбан итен башка ит белән бергә салып аш пешерергә ярыймы?

- Нишләп ярамасын. Ул да шул ук ит бит, бары Аллаһ ризалыгы өчен чалынган гына.

- Корбан сарыгының тиресен сату рөхсәт ителәме?

- Асылда, ярамый, ләкин әрәм булганчы дип сатсаң, аның акчасын мохтаҗларга сәдака итеп бирергә кирәк.

- Ит чалучыга хезмәте өчен акча бирергәме, әллә шул корбан итен бирсәң дә буламы?

- Аңа ит белән түләнелми, акча бирү дөрес. Әгәр дә мохтаҗ кеше булса, акчадан кала, корбан итен дә бирә аласыз.

- Корбан бер кеше исеменнән чалынамы, әллә гаилә исеменнән дә ярыймы?

- Ваҗиб корбаны акчасы булмаса, ягъни гаиләнең артык 16 мең акчасы юк, әмма корбан чаласы килеп, булган акчасын җыеп барган икән, ул вакытта гаилә исеменнән дә ярый. Гаилә башлыгы барысы исеменнән дә корбан чалырга ният кыла. Савабы бөтен гаиләгә була, иншалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев