Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Өйлә намазы укыгыз, дин-кардәшләр

Хәдисләр нигезендә, җомга намазын өйлә намазы белән алыштырырга киңәш иттеләр. Моның төпле дәлилләре дә бар.

Әлбәттә, имам өчен җәмәгатьне мәчеткә, җомга намазына килми торырга чакыру бик авыр хәл.

Әмма явыз чир таралуын кисәтү йөзеннән, шулай эшләргә туры киләчәк.

Бу уңайдан "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләрен кабатлау урынлы булыр. "Җомга мөбарәк булсын! Бүген җомга вакытында өйләребездә өйлә намазын укыйбыз. Күбрәк дога кылыгыз, Раббыбыздан бу афәттән котылу сорагыз, мәчетләрдә бергә-бергә намазларга янә җыелу тизрәк насыйп булсын", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев