Рәҗәб аена кердек
Мөселман халкы изге Рәҗәб аена аяк басты: 24 февраль, дүшәмбе көнне кояш баегач Хиҗри календарь буенча яңа ай фазасы – Рәҗәб ае башланды.
Бу уңайдан Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыкты. “Рәҗәб ае Раббыбыз тарафыннан аеруча олыланган 4 изге айның берсе булу өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора”, - дип белдерде мөфти.
Өч ай – Рәҗәб, Шәгъбан, Рамазан – фазыйләтле, өстенлекле айлар. Хәдисләрдә әйтелүенчә, Рәҗәб аеның беренче җомгасында Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Әминә никахлаша. Бу айда гаҗәеп могъҗиза була – Пәйгамбәребез Мәккәдән Иерусалимга сәфәр кыла – бу Исра дип атала. Шунда “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә күккә аша – монысы “Мигъраҗ” дип йөртелә. Менә шунда Раббыбыз мөселманнарга өч бүләк ясый: 5 вакыт намаз фарыз була, “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңә һәм Пәйгамбәребезгә “Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Рәҗәб – хәрәм ай санала, шуңа күрәһәртөрле гөнаһлар кылудан, сугышлардан тыелырга кирәк. Рәҗәб – хәерле гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен саваплар арттырып бирелә торган чор. Рәҗәб ае беленә башлауга Расүлебез өстәмә намазлан, догалар укыган, ураза тоткан, сәдака биргән.
Җәмәгать! Шушы сөннәткә иярегез, ким-хур булмассыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев