Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Рөстәм Вәлиуллин: Бурычка кереп, корбан чалырга кирәкми

Мөфтинең беренче урынбасары бары тик матди мөмкинлекләре булган кешеләр генә корбан чалырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбан нисабы итеп, быел 16 мең сум билгеләнгән, ягъни ирекле кулланышта 16 мең сум акчасы булган кеше корбан чалдыра ала. Ә бурычка кереп, корбан чалырга кирәкми. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Әгәр гаилә матди яктан үзен нык тоя икән, корбан чалдыра ала, ләкин акчасы булмаганнар читенсенергә тиеш түгел. Матди мөмкинлекләр булмаса, соңгы акчаларны корбанга туздыру кирәкми. Мохтаҗлар мәрхәмәт, игелек җиткерү чыганагы булып тора. Корбан чалдыра алмаган кешеләр күчтәнәчкә корбан ите алырга хокуклы. Бу очракта күчтәнәчне кире кагырга тиеш түгел, ә бик теләп кабул итәргә тиешләр», — диде Рөстәм Вәлиуллин.

Ул нисаб күләмен шартлы исәпләү булганын әйтте. «Әйтик, кешенең 200 сарыклык көтүе бар, ә кулында акчасы юк, бөтен акчасы әйләнешкә, терлек азыгына, печәнгә кереп киткән булса, ул сарык чалдыра ала, чөнки ул шушы сарыкларның хуҗасы. Билгеле, бу очракта өйдә 16 мең сум акча бармы икәнен карарга кирәкми», — диде мөфтинең беренче урынбасары.

Ул ит таратырга теләгән кешеләр дә, мохтаҗлар да «Зәкят» фондына мөрәҗәгать итә алуын әйтте. «Шулай ук, теләсә кайсы мәчеткә кереп, мохтаҗларга ит өләшергә телим, дип әйтсәләр, мәчетләр таратыр өчен я үзләре алып кала, я кешене „Зәкят“ фондына җибәрәчәкләр», — диде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/20-07-2020/r-st-m-v-liullin-burychka-kerep-korban-chalyrga-kir-kmi-5757932

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев