Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Укытучыларга - мөфти мөрәҗәгате

Бисмилляхир-Рахманир-рахим. Хөрмәтле мөгаллимнәр, остазлар, хәзрәтләр, абыстайлар! Мөхтәрәм укытучылар! Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху.

Бүген илебездә укытучылар билгеләп үтелә. Ә кешелек тарихында Аллаһ Раббыбыз тарафыннан сайланган иң сөекле остазыбыз – Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Рәсүлебез болай әйткән: 

“Аллаһ белән ант итәм! Әгәр дә ул сезнең аша бер генә кешене булса да исламга китерсә, сезнең өчен бу бер көтү дөядән дә хәерлерәк булачак!” (Әл-Бохари). Бу хәдис мөгаллимнәрнең һәм белем тарату хезмәтенең бөек дәрәҗәсе хакында сөйли. Динебездә остаз каршында алган гыйлем зур кыйммәткә ия. Элек-электән Пәйгамбәребездән ﷺ ишеткән хәдисне тапшырганда да кемнән ишеткәнеңне, гыйлем биргәндә дә кемнән алганыңны әйтү кирәк булган. Бүгенге көндә гыйлем алу ысуллары төрле булса да - китаплар, журналлар, интернет чыганаклары - мәчеткә яки мәдрәсәгә барып, остаз каршында алган белемнән дә хәерлерәге юк, әлбәттә!

Мөхтәрәм остазлар һәм мөгаллимнәр! Бүген, укытучылар көнендә, мин сезгә олы хезмәтегезне намус белән башкарганыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм! Раббыбыз һәрберегезгә авыр һәм игелекле мәгърифәт юлында Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев