Хуҗа Насретдин мәзәкләре 16+
ПАТШАНЫҢ БӘЯСЕ
Беркөн Хуҗа Насретдин патша белән мунчага кергән. Патша Хуҗадан:
– Синеңчә, минем бәям ничә сум торыр? – дип сораган. Хуҗа:
– Илле сум тора, – дип җавап биргәч, патша ачуланып:
– Соң бит минем билемдәге кәмәрем генә дә илле сум тора! – дип кычкырган.
Шуннан соң Хуҗа:
– Мин дә бит илле сум бәяне шул кәмәреңә бирәм, югыйсә, синең үзеңнең бәяң сукыр бер тиен дә тормый, – дигән.
ДӨЯДӘН ДӘ ЗУР ТҮГЕЛ
Шулай бервакыт Аксак Тимернең зурлыгы, көчлелеге турында сүз кузгалгач, шәһәр башлыгы әйткән:
– Бу дөньяда күпме ханнар булса, арада иң зурысы Аксак Тимер.
– Нинди генә зур булса да, дөядән дә зур түгел, – дигән Хуҗа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев