Тиң түгел... (хикәя4)
4 өзек
Илшат һәркөнне Язилә янына килде. Тиздән кыз кышкы каникулга кайтып китә, шуңа бер генә көнен дә, сәгатен дә әрәм итәсе килмәде. Менә иртәгә Язилә шәһәргә китә. Егет кочагыннан да чыгармады шомырт күзне.
-Син каникулда мине сагынырсыңмы? - диде Илшат битләреннән үбеп.
-Юк, Ләйләне сагыначакмын. Бераз Әсма апаны, хәтта Машаны да. Кәҗәне әйтәм, - диде кыз.
-Кәҗәне дә сагынасың, мине юк ә? - диде йөрәге әрнеп егет.
-Может шәһәрдә күңелсез булып китсәм сагынырмын чуть-чуть, - диде кыз көлемсерәп.
-Ә мин сине хәзер үк сагына башладым инде. Тизрәк кенә кайт. Син каникулда вакытта автотранспортныйга имтиханнарга әзерләнермен, - диде егет.
-Юк инде бераз клубка чык. Сине бит авыл кызлары бик яраталар, әнә Гөлнур минем артыннан шундый егет йөрсә иде, ди. Башкалар да күп анда, - диде Язилә.
-Чыксам, башка кызларны озатсам, көнләшмисеңдәме? - диде Илшат җылы сүзгә өметләнеп.
-Юк, без ярату, көнләшү темасына сөйләштек Илшат. Башка кузгалтма, - диде кыз...
Икенче көнне иртән әтисе килеп кызны алып китте. Илшатка бар дөнья төссезләнгән кебек тоелды. Ничектер таң атса да, кич булса да барыбер. Ун көн эчендә җанына урын таба алмады. Ярый бераз дәреслекләр белән мавыкты. Техникумга керергә әзерләнде. Диплом алырга кирәк, үз эшеңне ачарга, тырышырга! Бәлки бер көнне дә шомырт күз аңа зарыккан яратам, көнләшәм дигән сүзләрне әйтер. Болай егетнең һәрбер эчкерсез сүзенә чыркылдап көлмәс. Көлсә дә матур бит ул. Бу иркә кыздан Ходай чибәрлекне жәлләмәгән. Их, үзенә алып кайтыр иде дә Илшат, көне буе карап туя алмас иде...
Ә Язилә һәркөнне Рәфил белән очрашты. Кая гына бармадылар! Егеткә әтисе яңа кара иномарка алып биргән, җилдерделәр генә. Яшьлек үзе матур, рәхәт иде.
-Ел ярым гына калды Рәфил көт инде. Аннары өйләнешәбез, - диде кыз егетнең муенына асылынып. Егет көтәм, дип сүз бирде...
Әти-әнисе яныннан китәсе килмәде Язиләнең. Аз булды каникул. Кибеткә чыгып, Ләйләгә матур киемнәр, чәченә заколкалар алды. Әсма апага да яулык сайлады. Күчтәнәчләрне төяп яңадан авылга кайтып китте...
Әтисен озатуга Ләйлә янына барды. Шатланды инде бүләкләргә бала! Язилә апасын кысып-кысып кочаклады.
Шунда Илшат та килеп керде.
Сөйгәнен күргәч шатлыгыннан нишләргә белмәде. Кочаклады, үпте.
Кыз егетне этеп җибәрде.
-Нишлисең инде бала янында. Ул бит минем укучым, - дип ачуланды Язилә.
-Сез "Титаник" фильмындагы кебек Язилә апа, гашыйк парлар, - дип көлде Ләйлә.
-Чыгасыңмы сөйләшәсе бар, - диде Илшат.
Алар икәү ишегалдына чыктылар.
-Иртәгә минем двоюрдный брат Илнурның туган көне. Аның өендә утырабыз. Ике пар: син һәм мин, Илнур, Гүзәл. Илнурның әнисе Алма апа бездә кич куна. Барасыңмы минем белән? - диде егет.
-Ничек инде төн куныпмы? - дип сорады кыз канәгатьсезлек белдереп.
-Юк инде әллә ниләр уйлама, туган көнне бәйрәм итәбез дә китәбез, - диде Илшат.
-Әсма апа җибәрерме икән? Үзең беләсең, гомер буе мәктәптә эшләгәч, тәрбияләп кенә тора. Тагын кыш уртасында урамга куып чыгарса, мин каян квартира табыйм? - диде Язилә.
-Бездә торырсың. Әнә үземнең бүлмәне бирермен. Миңа да свиданиегә ерак барырга туры килмәс. Күрше бүлмәгә генә керермен, - диде егет көлеп.
-Ну шаяртып та карыйсың, Бүген кич чыкмыйм, юлда ардым көтмә мине, - дип капкага юнәлеп.
-Чык инде... Мин сине шундый сагынып көтеп алдым, - дип ялынды егет.
-Юк, алайса иртәгә туган көнеңә бармыйм. Икесенең берсен сайла, - диде кыз.
-Ярар инде алайса. Иртәгә туган көнгә килеп алам, - диде ризалашып егет.
Язилә чыгып китте. "Бераз булса да яратмый бит. Аз булса да хисләре булса, ун көн күрешмичә торып бүген минем янга чыгар иде" диеп өзелде Илшат.
Кыз өйгә кайтты. Әсма апа коймаклар пешергән. Язиләне көтеп утыра.
-Китсәң, батасың кызый. Әйдә ашап-эчәбез, - диде өстәл әзерләп.
-Әсма апа мин иртәгә кунакка барам. Илнурның туган көне, аларда була. Илшат чакырды, - диде кыз коймакларны йота-йота.
-Ничек инде ул ике ир-егет янына барасыңмы? - дип сорады хатын.
-Юк инде Илнур белән Гүзәл, мин Илшат белән, - диде кыз.
-Шәһәрдә егетең бар. Ник син аны ышандырып йөрисең? Тирән яра салма кешегә кызым. Күреп торам: чын йөрәге белән ярата ул сине. Кара! Яра салсаң бик тирән булачак, андый яра төзәлми. Уйнама кеше хисләре белән, - дип кисәтте Әсма апа.
-Мин алдан ук аны өметләндермәскә кисәттем. Ике елдан китәм, Рәфилгә кияүгә чыгам дидем. Үзе бит ризалашты, - диде Язилә.
-Сине яратканга ризалашкан. Йөрәк бит синең кисәтүеңә карамый. Бик әйбәт егет, харап итмә, - диде хуҗа хатын.
-Мин бараммы, юкмы? Әйт инде Әсма апа? - дип сорады кыз.
-Ярар, тик соңга калсаң, алырга төшәм. Әнә кәкер таягым ишек төбендә генә, - диде янап Әсма апасы.
Язилә рәхәтләнеп көлде.
· Язилә көзге каршында бетерелде. Сылу биленә кереп кенә утырган күлмәге төсенә туры китереп иннек сөртте. Ул арада машина кычкырткан тавыш ишетелде.
-Бар әнә кавалерың килеп җитте. Матур гына анда! - дип кисәтеп калды Әсма апасы.
Илшат күз явын алырлык кызга сокланып туймады. Их йөрәгендәге яратуны да аңа бирә алса!
Алар килеп кергәндә Илнурның әнисе Әнүзә апа чыгып килә иде инде. Сынаулы күз карашы ташлап исәнләште дә китеп барды.
-Мине бик өнәп бетермәде ахры бу апа. Китик мәллә? - диде Язилә.
-Юк барысы да яхшы, кәефе юктыр.
Керсәләр, Илнур белән Гүзәл анда иделәр. Өстәлне Гүзәл күптән әзерләгән. Бокаллар чәкештереп, Илнурга теләкләр теләделәр. Аннан туган көн хуҗасы талгын көй куйды. Утны сүндерде, яктылык төшсен диеп күрше бүлмә ишеген ачып, аннан ут кабызды. Ике пар бии башладылар. Илшат сөйгәнен кысып-кысып кочаклады. Кыз да егетнең киң күкрәгенә башын куйды.
-Язилә миңа кияүгә чык әле. Әйдә бүген алып кайтам да никах укытабыз. Иртәгә әти-әниең янына сине сорарга барырмын,- диде егет.
-Илшат юләрләнмә әле. Мин сиңа әйттем бит, - диде кыз.
-Син шулай һәрчак кочагымда калыр өчен ниләр генә эшлим икән? Уйлый-уйлый аптырап беттем инде, - диде егет.
-Вакытны күңелле уздыр и вәссәләм. Тагын юләрләнсәң мин синең белән бөтенләй очрашмыйм, - диде укытучы кыз.
Ә Илшат өчен шомырт күзне күрә алмау иң курыкканы, шуңа эндәшмәде.. Капка төбендә дә иреннәрен үбеп туя алмады.
-Илшат бераз аерылышып торыйк. Син безнең бергә вакыт уздыруны җитди кабул итә башладың. Әсма апа ул егетнең йөрәгенә тирән яра салма, ди. Минем моны эшлисем килми. Кисәттем бит, җитдилек булмаячак. Шуңа әйдә берникадәр вакыт күрешмичә торыйк, шуннан да яхшысы булмас, - диде кыз кырт кисеп.
-Юк синнән аерылуны гына сорама. Мин сине күрмичә түзә алмыйм. Ярар үз-үземне кулда тотармын, - дип вәгъдә бирде егет...
Бу вакытта Илшатның әнисе белән сеңлесе Әнүзә кайгырышып утыралар иде.
-Син күрсәң ул кызны апа, әллә кем булып керде. Матур киенгән Илшаттан үзен өстен тота. Нинди аңа кияүгә чыксын ул! Авылда тора торган кызга бөтенләй охшамаган. Бәхетсез була безнең малай, - диде Әнүзә.
-Мин дә ничә тапкыр әйттем. Ишетми дә, әллә сихерләгән инде ул аны. Ах күңелем сизә яхшыга бәйләнмәде бу малай, - дип сыкрады әнисе...
Ә Илшат бәхетле иде. Шундый күтәренке кәеф белән яз җитте. Май ае ахырында укулар бетте. Язилә өчен мәктәптә гомуми эшләр башланды. Тиздән җәйге каникулга шәһәргә китә! Алдан авыл Сабантуена чыгачак әле. Илшат белән гел очрашып торалар. Ә тиздән Рәфиле янына кайтачак.
Мондый шатлыклар кичерә-кичерә, тиздән бәхетсезлек килүен сизми иде әле кыз...
Илшат районга автотранспортныйга документлар тапшырырга китте. Кабул иттеләр. Шатланды инде егет! Ниһаять, яшьлек хыялын чынга ашыра бит! Укырга да керер, вакыты булган саен укыды, техниканы да биш бармагы кебек белә. Әнә, ике машина да җыелып бетә, инде әзер диярлек, сатар, үз эшен ачар. Илнур арендага гараж эзли. Шомырт күзне шатландырырырга кирәк! Ашкынып авылга кайтты. Өенә дә кереп тормыйча сөйгәне янына ашыкты. Килеп җитсә, йорт каршына кара иномарка туктаган, Әсма апа кәҗәсен капка төбенә чирәм ашарга бәйләп ята.
Егетне күргәч:
-Шәһәрдән егете кайтты. Бик кәттә күренә. Кичкә китә ул, иртәгә килерсең, - диде хатын.
-Керәм, Язиләне мин дә яратуымны әйтәм, - дип ашкынды егет.
-Кермисең, мин үз өемдә тавыш чыгартырмыйм. Бар кайт. Сиңа тиң түгел ул кыз, кеше әйткәнгә бераз колак сал, тыңла сүзне. Үзеңне дә, әниеңне дә бәхетсез итмә. Сине яратмый ул, әнә кайчаннан бирле чекердәшәләр, - диде Әсма апа.
Илшат бугазындагы төерне йота-йота артка чигенде. Машинасына утырып, өйгә түгел, чишмә буена төште. Аның салкын суында туйганчы битен юды. Су тамчыларына кушылып яшь бертекләре дә битеннән акты. Шомырт күз аның белән, аны үбә, кочаклый. Мәхәббәткә тиң көчле көнләшү хисе җанны көйдерде. Барысы да тиң түгел диләр. Ничек тиң түгел соң ул? Кара иномаркасы юкмы? Югары белеме юкмы? Булыр! Шәһәр егетенеке кебек машина алып бирә торган әтисе юк, анысы дөрес. Тик аның бөтен дөньяны колачларлык мәхәббәте бар. Шул ярату янында булганда барысын да эшләр Илшат, җир астыннан юл табыр. Ә ул булмаса тырышу нәрсәгә? Аның өчен тырыша бит ул.
Шундый көйдергеч уйлар белән озак утырды егет. Көн кичке якка авышты. Өзелеп ашыйсы килгәнен дә, борчылудан башы авыртуын да сизмәде. Аннан өйгә кайтып китте. Бүген башка егет алдында чыркылдап көлгән кызны күрә алмый иде. Көнләшүеннән я кирәкмәгән сүз әйтеп ташлар.
Иртәгә барыр, бармыйча тора алмый, башкача булмый өзелеп күрәсе килә!
Иртән исерек айныган кебек Илшатның да икенче көнгә ачуы кимеде. Кич эштән кайткач, юынды, киенде дә Язилә янына китте. Ишегалдында тавыкларын ашатып йөрүче Әсма апа кызның Машаны чокыр буена үлән ашатырга алып китүен әйтте. Тизрәк шунда йөгерде егет.
-Кичә кунагың бар иде бугай, борчымадым инде, - диде Илшат әле бетеп җитмәгән ачуын баса алмыйча.
Көнләшү дигән нәрсә шундый бит ул тиз генә йотам, димә. Әнә кыска итәкле кызыл күлмәк кигән кызны күрүгә тагын "уянды". Җилдә таралган чәчләре, сылу гәүдәсе, кыска итәк күрсәтеп торган төз аяклары, шомырт күзе. Кайсы ир-егет шушы матурлыкка гашыйк булмасын инде!
-Әйе Рәфил хәлемне белеп китте иде кичә. Син көнләшәсеңме? Илшат без ярату белән көнләшү темасын ябык дидек бит, - диде бит.
-Мин сиңа кичә укырга документларны биреп кайтуымны, озакламый автомастерской ачуымны әйтмәкче идем, - диде егет.
-Молодец! Рәфил Сабантуйга да кайтам, диде. Мин кайтма, бармыйм дидем. Синең белән чыгам дидем бит. Аннары озын җәйге каникуллар. Сиңа Сабантуй шатлыгын бүләк итим дә аннары шәһәргә. Шундый чибәр авыл егетен Сабантуйсыз да калдыра алмыйм бит инде, - дип чыркылдады кыз.
-Мин шәһәргә дә киләм. Ике ай буе күрмичә чыдый алмыйм. Мин ул Рәфилеңнән курыкмыйм. Көрәшергә икән, көрәшергә! - диде Илшат.
-Килмисең, мин шәһәрдә Рәфилнеке. Үзең шуңа риза, булдың бит, - дип егет муенына сарылды.
Егет күтәреп алды да чишмәгә алып төште. Юл буе бертуктамый көлде кыз. Рәхәт иде аңа, җәй табигать, берәм-берәм артыннан йөрүче егетләр. Илшат кызны суга алып керде. Судан курка иде Язилә.
-Юләрләңдеңме әллә? Мин судан куркам, - диде дерелдәп кыз.
-Аягың белән басып торасың бит. Тирән түгел монда. Батмыйсың курыкма! Үзем батсам да сине коткарам мин, - дип чибәр кызның иреннәреннән, битләреннән, муеннарыннан шашып үпте егет. Күпме шулай басып торганнардыр, хистән аңнар буталды.
-Миңа кайтырга кирәк, Әсма апа тиз кайт диде бит, - диде кыз калтырап. Судан чыккач, карасалар кәҗә юк, бауны ычкындырып китеп барган. Эзли-эзли хәлләре бетте, баксаң ул таллыкка кереп куе үлән ашап яткан икән. Машаны күргәч рәхәтләнеп көлештеләр...
Иртәгә Сабантуй...
Дәвамы бар.
1 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat-chishmse/ti-tgel-khikya , 2 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya2 , 3 өзек http://atnya-rt.ru/news/iat/ti-tgel-khikya3 .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев