Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Гомер үтә

Фәрдия Тухфатуллинадан шигырь

  • Көзге каршына бастым да
    Битемә иннек сөртәм...

    Уйга калдым...
    Чия ирен, алсу битләр кая киткән?
    Кай арада гомер дигәннәре,
    Бөдерәле
    кара чәчкә чаллар керткән.

    Балачакта йөргән юллар аша
    Күпер салам яшьлек язларыма.
    Бик сагынып, елап искә алам,
    Бәбкә саклап үскән кызларымны...

    Уйга калып яшьлегемне барлыйм
    Кайсы истә, кайсы инде онытылган.
    Хыял, өмет тулы сикәлтәле юллар
    Киләчәккә борма-борма сукмак салган.

    Еллар үтә, гомер дигәннәрем
    Кара чәчкә өем- өем көмеш сибә
    Оныкларым минем - алтын бөртекләрем
    Сыйпый -сыйпый җыерчыклы битем үбә.

    ...гомер үтә...

    Фәрдия. 26.10 .2022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев