Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Хәмдүнә Тимергалиева: "Балтам бар, кеше күзенә кызыл борыч та сибә алам"

Ник коралга тотынган апабыз? Әллә курыкмыйча берәрсе аңа һөҗүм итәргә булганмы, тәүбә... «Бер-ике музыкантны кыйнадым, әйдәп баручы артистны тибеп очырдым», — дип сөйли якташыбыз ТНВ каналы хәбәрчесенә.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева ТНВ каналына интервью биргән. Телевиор караучылар аны бүген иртән манзара кылды. Бу хакта каналның инстаграмдагы сәхифәсендә дә хәбәр бар.

«Усал дисәләр дә, усал түгел мин. Ләкин төнлә өйгә керә башласалар, балтам бар», — ди Хәмдүнә апа һәм баскыч астыннан кызыл саплы балта тартып чыгара.

«Себердәге тайгада Агафья бар, монда Казанда урманда Хәмдүнә бар. Борыч та бар. Килеп кергән кеше булса, күзенә кызыл борыч сибәм», — ди ул.

Хәмдүнә апа яшьлек хатирәләрен дә яңарта. «Мин артистлар тирәлеген белми идем. Теләсә ничек мыскыл итә башладылар, мин каршы торырга керештем. Бер-ике музыкантны да кыйнадым. Исемен әйтмим — бер әйдәп баручы артистны да тибеп очырдым. Илһам абый төркемендә эшләгәндә шикаять тә яздылар», — дип искә ала җырчы.

Фото: "Татар-информ"

Автор: Резида Валитова

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/shehes/H-md-n-Timergalieva--Baltam-bar-keshe-k-zen-kizil-borich-ta-sib-alam-425195/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев