Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сусалган!..

Яңа шигырем.


Сусалган шулкадәр аклыкка –
заманның карасын сеңдергән күңелем
туктатып уйлата:
җиһанның карасын агарту сәләтен
кышлардан ничекләр аласы?..-
Саф килеш килә бик каласы.
Ничекләр төрәсе күңелне аклыкка –
җанымның яралган хәлате
итәр күк тантана.
Китәлми төбәләм сафлыкның күзенә,
хәйләкәр елмаеп алар да күз кыса-
җавабы бик кыска.
Сулышны кыскан күк иртәнге манзара-
күр нинди көязлек, купшылык...
Аклыкны сагынган җирдә бар кешелек.
Миһерсез түгел лә табигать
Бар(ы)сын кичереп
төргән бүз аклыкка...
Мул япкан шәлен агачлар иңенә,
аермый сырлаган челтәрен читенә -
күреп кит бер генә!
Йоклаган чаклары туңмасын дигәндер,
уяныр көннәре алдасын белгәндер.
Ә безне кем белер, кем күрер...
Йоклаган адәмне кайгыртып кем йөрер,
йокыдан уятып булырмы безләрне?..
Калтырыйм...
Чарасыз чыланган керфекләр бәсләнгән –
аклыгы йокты күк кышларның сусаудан...
Сусалган...

Сүрия Мингатина,
23.12.2018

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев