Гөлфия Шиһапова
Менә тагын моңсу аваз салып
Торналарым оча күкләрдә,
Шул торналар хәлендә мин бүген
Басып торам,белми нишләргә...
Күңелемдә сагыш пәрәвезе
Томалады аяз күгемне...
Йоклыймдыр күк булып куя кайчак,
Уянырмын..ачсам күземне.
Ә торналар нинди биектәләр
Мин җирдәге колы хисемнең.
Торыйк,торыйк диеп аваз салган
Торналарның берсе мин инде...
Мин бит әнә күңелем белән очып
Шул торналар белән китэмен...
Күңелем күптән инде еракларда,
Җирдэ йөри сыман тик тәнем.
Бу көзлэрем ерак офыкларда,
Бәхет рәшәләрен эзләтә...
Минем күңел генэ торналардай
Күптән инде биек күкләрдә.
Нет комментариев