Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

ЯРА

Йөрәкләрдә яра төзәләме,

Йөрәкләрдә яра төзәләме,
Төзәлә ул, кала жөйләре.
Ул күренмәсә дә кешеләргә,
Кала мәңгелеккә эзләре.
Йөрәкләре яралылар күпме?
Әйтеп булмый,
читтән карауга.
Яралылар бары үзе генә
Тозын сибеп тора ярага
Яра төзәлсә дә барыбер әрни
Сыкрый, булмый үзгәртеп.
Була бары йөрәгеңне
«тотып»
Дару белән генә терәтеп.
Тотып тора бары бер уч дару,
Яралы йөрәкнең сызлавын.
Кайвакытта ул да файда бирми,
Ничек түзеп лә,
мин яшәрмен?

Венера Самикова,
Казак Үртәме авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев