Икмәк кадере
Фото Әтнә районы сугыш чоры балаларының истәлекләре «Яралы балачак» китабыннан алынып, Яндекс аша реставрацияләнде.
Үзең белгәннәрне яз инде. Син бит ул чордагы вакыйгаларны тарих битләрен актарып та беләсең, сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне дә яхшы хәтерлисең”, – диеп, күңел түрендә нәрсәдер кытыклап тора.
...Бу урынга мин яз, җәй айларында еш килергә тырыша идем. Идем дим, чөнки мин соңгы елларны бирегә (Югары Бәрәскәнең шактый зур урынны биләп торган зиратына) кешеләр ярдәменнән башка килә алмыйм. Тугызынчы дистәнең яртысын ваклап ятам, җитмәсә вак-төяк авырулары тынгылык бирми.
...Бу урын дип әйтүем шуңа, биредә әниемнең әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары күмелгән. Менә шушы әби-бабайлар каберләре янында ук убылып төшеп хасил булган ике зур чокырга карап, борынгы заманнардагы әби-бабаларыбызның көнкүрешләрен, тормыш итү хәлләрен күзалларга тырышам. Ярый әрвах-авылдашлар, тыныч йоклагыз, бу юллар сезнең (мөэмин-мөэминәләр) барчагызга дога булып ирешсә иде.
Мин белгәндә зират ике тапкыр киңәйтелде. Менә шул вакытларда бу ике чокыр зират эчендә кала, күрәсең, урын кытлыгы да булгандыр, шулар янында ук каберләр пәйда була.
Авыл тормышында трактор-комбайннар, гомумән, бөтенләй техника булмаган заманда, ничек ашлык үстергәннәр, ничек җирне эшкәрткәннәр, ничек урганнар, сукканнар?
Кыскача гына күз алдына китерик: һәр гаиләнең диярлек үз имана җире булган. Атлар белән сукалап, тырмалап җирне эшкәрткәннәр, тубал асып, кул белән ашлыкны сибеп чәчкәннәр. Көз көне, ягъни, август аенда бөтен көч урак белән уруга туплана. Урылган ашлыкны көлтәләргә бәйлиләр. Унлап көлтәдән чүмәлә куялар. Көннәр матур булса, кояшлы көндә җилләтелгән-киптерелгән көлтәләрне печкән үгезләр, атлар белән бер урынга ташып, кибәнгә куялар. Бу эшнең үз осталары булган. Кибәннең диаметрын 3 метр чамасы итеп, җилләп торырлык һәм төрле кимерүчеләр менә алмаслык итеп эшлиләр. Көлтәнең башаклы башын гел эчкә калдырып, яңгыр сулары тышка ага торган итәләр. Менә шушы уру эшләре җиңеләйгәннән соң, икмәкне чабагачлар белән сугып-кыйнап аерып алырга тотыналар.
Зират кырыенда җирне казып, кара мунча кебек итеп киптергеч (сушилка) эшлиләр. Менә бу алда язганымча (ике чокыр турысында) инде. Ул вакытта әле Югары Бәрәскәнең яңа урамы булмый. Көз көне юешләнгән, яки бозланган көлтәләрне менә шушы базларда киптереп чыгарып, тигезләп җәеп берничә гаилә бер булып, чираттан чабагачлар белән көннәр буе кыйнаганнар. Еш кына эшнең тәртибен белеп бетермәгән кешеләр гаебе белән көлтәле ашлыкка ут кабып, әвен базлары бөтенләй яраксызга әйләнгәннәр. Шушы ашлыкны эшкәртү урынын “Әвен” дип атаганнар. Без бала вакытта әле олылар тарафыннан “Нәрсә, әвене янган кеше кебек йөрисең?” – дигән әйтем бар иде.
Октябрь революциясеннән соң Ленин тарафыннан кертелгән “НЭП” чоры булып ала. Менә шушы вакытта кайбер хәллерәк гаиләләр хәтта чит иллләрдән кертелгән механикалаштырылган әвеннәр алалар. Шундыйларның бер төре, колхозларда атлар белән хәрәкәткә килә торганы безнең балачакка да эләкте әле.
Колхозда һәр бригаданың үз әвене бар иде. Кайбер бригаданың ел саен даими бер урында урнашкан булса, ә кайберләре күчмә, урыннары үзгәреп тора. Ел саен бер урында булганнарында, хәтта, су ала торган коега кадәр бар иде. Атларга эчерергә, эшләүчеләргә файдаланырга бик уңай иде.
Ашлыкны суктырып алу тәртибе болай башкарыла: сугу агрегаты берничә төр өлештән тора. Беренче – редуктор. Ул тәртәләр белән җиһазлана һәм шул тәртәләргә атлар җигелә һәм алар билгеле бер түгәрәккә тартып йөреп редукторны хәрәкәткә китерәләр. Икенче өлеш: карданнар ярдәмендә хәрәкәт көлтәләрне суга торган барабанга бирелә. Атларны күпме кызурак йөртсәң, көлтәләр шулкадәр яхшы сугыла. Агрегатларның зурлары – 6 атлысы, кечерәкләре – 3 атлысы да булган. Атларны йөртү яшүсмерләргә, 13-14 яшьлекләргә йөкләнгән. Бу бик үтә дә авыр хезмәт саналган. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр гел аяк өстендә йөрергә кирәк һәм бу бик куркыныч та саналган. 1950 елда “Урта әвен” дигән җирдә Халиков Зиннур, Бикмуллин Әмир, Сафин Илдус (чутый) ат куучы хезмәтен башкарганда, куркыныч фаҗига була. Шаянлыгы беләнме, алҗып хәйләгә керешкәнме, Илдус атлар артыннан йөрмичә редуктор өстенә басып, чыбыркысы белән селтәнеп тора. Чыбыркысы чарыкларга чорналып, шуны алам дип үзе дә чорналып вафат була. Аннан соң төп суктыру өлеше – барабан. Барабан алдына озын өстәл көйләнгән. Шуның янына көлтәләрне китереп бушаталар. Бер кеше көлтәләрне өстәлгә салып, башларын кисеп тора, җәеп барабанчыга этә. Тигезләп җәеп барабанга тыгып тора. Сугылган ашлыкның саламын чүмәләләр ясап, атлар белән тарттырып эскертләргә алып китәләр. Ә сугылган ашлыкны кул белән җилгә өрдереп тә, кулдан ясалган әйләндерә торган иләкләргә кертеп тә беренче эшкәртү башкарыла. Капчыкларга тутырып, үлчәп хуҗалыкның ашлык саклау амбарына озаталар. Монда инде билләрен кызыл пута белән ураган таза егетләр эшли иде. Яшь кызларның башларында кызыл косынкалар.
Безнең Бәрәскә егет-кызларының кайдан икәнлекләрен сорамыйча да белеп торганнар. Атлары – көр, егетләре – таза, кызлары чибәр булганнар.
Сүз уңаеннан искә алыйк әле: хуҗалыкның ашлык амбарында Түбән Бәрәскәдә Гыйниятуллин Хәлим абый җитәкчелек итте. Әвеннән кайтарылган ашлыкны ындыр табакларында таратып, киптереп, суыртып амбарларга урнаштыру өчен ул җаваплы иде. Аның карамагында урак урырга, әвендә эшләргә ярамаган буйга узган – корсаклы хатыннар иде. Олы апалар эшләде. Бер елны урып-җыю чорында районнан чыккан агитбригада: амбарчы Хәлим абый эшне яхшы оештырган, мактап китсәң дә ярый дип, мактап җырлаганнары хәтеремдә.
Һәр заманның, һәр вакытның үз авырлыклары һәм шатлыклы мизгелләре булган кебек, без үскәндә дә сугыш арты еллары авыл халкы өчен үтә дә авыр булдылар. Бу турыда элекке язмаларда язып узган идек, кабатланып тормыйбыз.
Бу язмамны мин “Икмәк кадере”, дип исемләргә булдым. Минем максатым нинди эшләр башкарылган икәнен санау түгел иде. Нинди вакытларда ничек эшләгәннәр, иң кадерле булган икмәк өчен нинди авыр хезмәтләр башкарылган, хәзерге яшь буынга аз гына булса да шуларны күз алдына китерергә булыша алсам – минем өчен зур куаныч.
Элек һәм хәзер
Беренче булып Ленин исемендәге хуҗалыкка Күәм МТСыннан (1951 ел булырга тиеш) игеннәрне урып-җыю эшенә ике үзйөрешле “С-4” комбайнны килде. Комбайнчылары Бәрәскә егетләре Сәхибуллин Нәбиулла һәм Яруллин Равил абыйлар иде. Менә шушы еллардан соң әвеннәрдән файдалану туктатылды. Күп еллар үтмәде, МТСларны таратып, андагы техникаларны колхозларга сатып, таратып бетерделәр.
Ә бүгенге хуҗалыкларның җирләрен эшкәртүне, урып-җыю эшләренең барышын күзәтеп торучы кызыксынучылар бар, эшләүчеләр генә аз.
Әдһәм Гайнуллин, Бәрәскә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев