Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

26 июньнән – 2 июльгә кадәр .

Кучкар

Бу атнада теләкләр җиңел үтәләчәк, эшегездән дә рәхәтлек алачаксыз. Тормыштагы һәм әйләнәтирәдәге үзгәрешләр сезгә файда китерәчәк. Әлбәттә, финанс ягыннан да. Ял көннәрендә якыннарыгыз һәм яраткан кешеләрегез арасында булыгыз.

Үгезбозау

План буенча төзелгән эшегез уңышлы булачак һәм сизелерлек уңыш китерәчәк. Бу атнада бизнеста да, шәхси тормышта да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Тормыштан артта калмагыз, энергиялерәк, хәрәкәтчәнрәк булырга тырышыгыз.

Игезәкләр

Бу атнада үз планнарыңны һәм ниятләреңне тормышка ашырганда тәвәккәл булырга кирәк. Сез күп нәрсәне үзгәртә алуыгызны аңларсыз. Иң беренче, үзегезне кайгыртырга өйрәнегез. Шунда гына тормыштан ләззәт ала белерсез. Бу атнада бик күп катлаулы эшләрне уңышлы башкарырсыз.

Кысла

Актив эшчәнлек алып бару өчен менә дигән чор. Эшегезнең нәтиҗәләре иң элек куелган тырышлыкларыгызга бәйле булачак. Кемнәрнеңдер киңәш-ярдәменнән баш тартмагыз — һич оттырмаячаксыз. Чыгымнарыгыз шактый булса да, нәтиҗәсе куанычлы булсын.

Арыслан

Эштә зирәк һәм акыллы булыгыз, сез моннан файда алырсыз. Бу атнада яңа мәхәббәтегезне очратуыгыз мөмкин. Күптәнге дуслар белән очрашу шатландырыр һәм финанс ягыннан да бу бик файдалы булыр. Шимбә көнен балаларыгызга багышлагыз.

Кыз

Тормышка гадирәк карагыз, шул чагында һәркем белән уртак тел таба алачаксыз. Максатыгызга бик җиңел якынлашып киләсез, бу хәл үзегезне хәтта дулкынланырга мәҗбүр итәчәк. Тыныч булыгыз. Килеп туган хәлләр үзегезгә ничек кирәк — шулайрак борылыш алачак.

Үлчәү

Бу атнада шәхси эшләрдә аңлашылмаучанлык, шикләнү барлыкка килергә мөмкин. Күңелегезгә якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрегез борчуга салмасын өчен, кайбер мәгълүматларны җиткермәү ягын карагыз, дип киңәш итә йолдызлар.

Чаян

Эштә тыныч булырга, барлык үзгәрешләр яхшы якка гына дип кабул итергә кирәк. Куелган максатларыгызга игътибарлы булыгыз. Үзегезне яңа тәэсирләр белән сөендерегез, ләкин буш сөйләшүләрдән һәм кирәксез элемтәләрдән сакланыгыз. Зур әйберләр сатып алу өчен уңышлы чор.

Укчы

Шәхси тормышыгызны үзгәртү, яңа эшкә урнашу өчен уңай вакыт. Максатларыгызны тормышка ашыру өчен тәвәккәллек кирәк булачак. Эшләрегез күп вакытны алса да, якын кешеләрегезгә игътибар бирегез. Алар гына сезгә нык­лы терәк икәнен күңелегездән чыгармагыз.

Кәҗәмөгез

Атна башы ук бетмәс-төкәнмәс вак-төяк мәшәкать белән башланып китәр. Игътибар итмәгез.Үз уңаена барыр, бер проблемагыз да чишелми калмас, хәл ителер. Чыгымнарыгыз чиктән ашкан, кирәкмәгәннәре күп, шуларга игътибар итәргә кирәктер бәлки.

Сукояр

Бу атнада күптәннән өстерәлеп килгән, очы-кырые күренмәгән мәшәкатегез үзеннән-үзе хәл ителер. Бурычларны кайтару, вәгъдәләрне үтәү, киләчәккә планнар төзү өчен менә дигән вакыт. Кеше сүзенә колак салсагыз да, үзегезнең фикерегезгә таяныгыз. Йолдызлар сезнең яклы.

Балык

Эшлисе эшләрегезне, корган планнарыгызны зурдан кубып сөйләмәгез, югыйсә, күз тиеп китүе ихтимал. «Сабыр төбе – сары алтын» мәкалендәгечә, бик көттереп алган финанс кереме күренә. Эшлекле очрашулар, яңа танышулар өчен кулай вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев