Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Исеңдә тот

Инфаркт башлануын ничек аңларга?

Билгеле табиб-кардиолог моның өч билгесен әйткән.

Медицина фәннәре докторы, профессор, кардиолог Ульф Ландмессер Германиянең “Focus” басмасына шәрехләрдә якынлашып килүче йөрәк өянәген ачыкларга мөмкин булган өч симптомны әйткән.

Аның сүзләренә караганда, әгәр күкрәккә “фил утырган” сыман изү барлыкка килсә, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Икенче билгесе — авыртыну, ул муенга һәм сул кулга тарала. Өянәк башлануның өченчесе билгесе сирәк очрый, шулай да күзәтелергә мөмкин. Ул — эч авырту.

Ландмессер ассызыклавынча, бу симптомнарга тын кысылу һәм борчылу хисе дә өстәлсә, аеруча хәвефле. Табиб билгеләп үткәнчә, өянәк башлануын вакытында аңлап алсаң, хәлне күпкә җиңеләйтеп була.

Фото:ru.sputnik.kg

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев