Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

1 июньнән район халкын нинди үзгәрешләр көтә?

Җәйнең беренче көне тормышыбызга сизелерлек үзгәрешләр кертәчәк

 Аларның күбесе акча белән бәйле. Балаларга түләүләр Җәй башыннан коронавирус пандемиясе сәбәпле зыян күргәннәр өчен социаль ярдәмнең тагын бер өлеше бирелә башлаячак. Бу, беренче чиратта, 3-7 яшьлек балалары булганнарга кагыла. Гаиләдә һәр әгъзага булган керем яшәү минимумыннан артмаган очракта, дәүләт балага ай саен 5,5 мең сум акча бирәчәк. Шулай ук Президент Владимир Путин вәгъдә иткән бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны да 1 июньнән бирә башлыйлар. Бу акча 3-16 яшьлек балаларга бирелә. Бу очракта гаиләләрнең кереме исәпкә алынмый. Бурыч түләүнең яңа тәртибе

1 июньнән пенсионерлар өчен дә яңалыклар көтелә. Хәзер аларның “кара көн”гә дип җыйган акчасы канун тарафыннан сакланыла. Моннан тыш, бурычлары булганнар өчен дә яңалыклар көтелә. Хәзер гражданнарның бурычларын пенсия, алимент, ана капиталы һәм башка төрле пособиелар хисабына тотып кала алмаячаклар. Мондый түләүләргә “маркировка сугу” күздә тотыла. Банк роумингы бетерелә Июнь уртасыннан банк роуминглары бетерелә, ягъни бер банк эчендә картадан-картага күчергән өчен процентлар алынмаячак. Гадәттә комиссия бер төбәктәге кулланучыдан икенчесенә күчергәндә алына иде. Иң яхшысы – балаларга Реклама 1 июньнән балаларның ялын оештыру белән махсус реестрга кертелгән оешмалар гына шөгыльләнә алачак. Анда эләгү өчен оешмалар тикшерү узарга тиеш була. Реестр Интернетта, ачык ресурсларда урнаштырыла. Баласын лагерьга җибәргән һәр ата-ана, шул рәвешле, лагерьны оештыручылар хакында тулы мәгълүматка ия булачак. Онлайн ипотека Россия банклары онлайн ипотека бирә башлаячаклар. Владимир Путин Үзәк Банкка ипотекаларны онлайн бирү мөмкинлеген карарга йөкләмә биргән иде. Әлегә кадәр мондый ысул белән Россиядә ике банк кына ипотека бирде һәм алар да яңа йортлардан гына фатир алырга рөхсәт итте. Эшсезләрне теркәү үзгәрә 1 июньнән эшсезләрне теркәү үзгәрә. Хәзер аларны исәпкә алганда Эчке эшләр министрлыгыннан мәгълүмат соралачак. Шулай ук балаларына кагылышлы мәгълүматны ЗАГС идарәсеннән сорату күздә тотыла. Эшсез калган кеше биргән мәгълүматлар арасында каршылыклар килеп туа икән, ул чагында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре пособиене яңадан санаячак. Машина йөртүчеләр дә читтә калмый Автобус һәм йөк машиналарына тахографлар урнаштыру таләбе 2019 елның ноябреннән гамәлгә кергән иде. Физик затлар өчен исә бу таләпләр 1 июньнән эшли башлый. Шул рәвешле, 12 тоннадан артыграк, Евро-3 яисә аннан да түбәнрәк экологик класслы автомобильләргә тахографсыз юлга чыгу тыела. Бу машина йөртүчеләрнең руль артында күпме йөрүләрен һәм ял итү вакытларын контрольдә тоту өчен эшләнелә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/1-iyunnn-rossiya-khalky-chen-yaa-kanun-m-kararlar-z-kchen-ker
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X