Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән

«Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән.

 Җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән, берсе һәлак булган. Бу хәл Чаллыда булган һәм аның хакында җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иткәннәр. Юл һәлакәте кичә кич Тукай исемендәге яр буе урамында – Мәләкәс елгасы аша салынган күпердә булган. «Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән. 

«Лада» автомобилендә 19 яшьлек йөртүче һәм 18 яшьлек пассажир кыз булган, 17 һәм 19 яшьлек ике егет, бензины бетү сәбәпле, машинаны этеп барган. Машинаны этүчеләрнең берсе – 19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-08-2020/challyda-i-el-avtomobil-benziny-betk-n-mashinany-etep-bargan-egetl-rne-b-rderg-n-5764391

Фото http://arskmedia.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев